Кадрларны мәктәптән үк әзерләү

2012 елның 4 мае, җомга
КНИТУ-КАИ Алабуга филиалында ЕлАЗ, техник университет филиалы, шәһәрнең мәгариф идарәсе һәм 9 нчы урта мәктәп арасында дүртъяклы килешүгә кул куелды. Документ ЕлАЗ шефлык итүче мәктәптә укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча уртак эш алып баруны күздә тота.
Һөнәри юнәлеш бирү “мәктәп–вуз–завод” режимы элементларын гамәлгә ашыру максатыннан алып барыла. Аерым алганда, бу мәктәп базасында кайбер фәннәр (математика, физика, информатика) тирәнтен өйрәнелә, дәресләр университет педагоглары яисә югары квалификацияле укытучылар тарафыннан алып барылырга мөмкин. Мөгаллимнәрнең кимендә биш ел педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнгән булуы шарт. Һөнәри юнәлеш бирү исә предприятие белгечләре һәм шулай ук вуз укытучылары тарафыннан башкарыла.
Шартнамәнең бер бүлегендә якларның бурычлары бәян ителгән. Аларның берсе – мәктәпнең уку-укыту планы һәм университет белгечләре эшләгән программалар буенча укыту-тәрбия процессын оештыру өчен кирәкле шартлар тудыру хакында. Укучыларның фән олимпиадаларында, конкурсларда һәм вуз үткәрә торган башка чараларда катнашуы да шартнамәдә чагылыш тапкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International