ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
«Радиоприбор» ААҖтә яшь белгечләр арасында ел саен уздырыла торган “Үз эшенең остасы – 2012” конкурсы булды. Конкурста 35 яшькә кадәрге фрезеровщиклар, токарьлар, слесарьлар, инженер-технологлар катнашты
Конкурс ике — теоретик һәм практик өлешләрдән торды, дүрт: «Иң яхшы инженер-технолог», «Иң яхшы токарь», «Иң яхшы слесарь», «Иң яхшы фрезеровщик» номинацияләре буенча үткәрелде. Конкурсантлар теорияне белүләре, гамәли күнекмәләр, эш тәртибе, хезмәтне саклау һәм иминлек техникасы таләпләрен үтәүләре буенча көч сынашты. Яшь белгечләрне конкурс комиссиясе бәяләде. Бәйгедә Зыятдинов И.Г. (токарь), Гущин С.А. (фрезеровщик), Булгаков Р.Д. (слесарь), Кәлимуллин Р.Р. (инженер-технолог) җиңеп чыкты, аларга акчалата бүләкләр бирелде.

29
апрель, 2012 ел
якшәмбе
2012 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасына КХР делегациясе килү кысаларында, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Казан вертолет заводында Татарстанның икътисадый, сәнәгать һәм инвестиция потенциалын презентацияләде. Очрашуда Татарстан Республикасы премьер-министры И.Халиков, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, “КВЗ” генераль директоры вазыйфаларын башкаручы И. Бугаков, КХР Дәүләт Советы Вице-премьеры Ли Кэцян, Кытайның эре провинцияләре җитәкчеләре, бизнес-даирә вәкилләре катнашты.

28
апрель, 2012 ел
шимбә
2012 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында предприятиеләрдәге кадрлар хезмәте һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды. Киңәшмәдә сәнәгать, сәүдә, сервис һәм хезмәтләр күрсәтү тармакларына караган 50 предприятиенең 90нан артык вәкиле, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, эксперт оешмалары, эш бирүчеләр берлекләре вәкилләре катнашты.

27
апрель, 2012 ел
җомга
2012 елның 27 апрелендә “Оборонпром" берләшкән сәнәгать корпорациясенә керүче “Россия вертолетлары” холдингы, “Казан вертолет заводы” ААҖнең берничә максатта кулланыла ала торган җиңел “Ансат” вертолетын уңышлы демонстрацияләве хакында хәбәр итте. Әлеге вертолетларга яңа идарә итү системасы урнаштырылган.

26
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 26 апрелендә Казахстанның Актүбә өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына визиты кысаларында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Татарстан Республикасының сәнәгать, инвестиция потенциалын презентацияләде. Министр Татарстан Республикасының Россия регионнары арасында икътисадый яктан алга киткән төбәкләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Социаль-икътисадый үсешнең төп юнәлешләре буенча Татарстан Республикасы Россиянең 10 лидер төбәге арасына керә. 2011 елда республиканың тулаем төбәк продукты күләме 1250 млрд. сум. (42,5 млрд. доллар) яисә 2010 ел белән чагыштырганда 104,6% тәшкил итте.

24
апрель, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 24 апрелендә "Алабуга" аерым икътисадый зонасында "Форд-Соллерс" уртак предприятиесе чимал ташучылары конференциясе булды. Чимал ташучылар өчен Татарстан Республикасы территориясендәге мөмкинлекләр турында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Зарипов чыгыш ясады.
Конференциядә шулай ук В. Швецов (CEO), С.Оделл (Chairman & CEO, FoE), А. Рахманов (Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары), A. Ширинов (СОО), Татарстан Республикасының машина төзелеше һәм нефть химиясе комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, чит ил компанияләре вәкилләре, вузлар һәм Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

23
апрель, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 24 апрелендә "Алабуга" аерым икътисадый зонасында "Форд-Соллерс" уртак предприятиесе чимал ташучылары конференциясе булачак. Чимал ташучылар өчен Татарстан Республикасы территориясендәге мөмкинлекләр турында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Зарипов чыгыш ясаячак.

19
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 19 апрелендә КНИТУ–КАИ стеналарында “Яз-2012” вакансия ярминкәсен ачу тантанасы булды. Әлеге чара программасы кысаларында республиканың әйдәүче предприятиеләренең, оешмаларының һәм фирмаларының вакансия ярминкәсе оештырылды; бу предприятие һәм оешмаларны тәкъдим итү үткәрелде; вуз тәмамлаучыларның эшкә урнашу мониторингына багышланган түгәрәк өстәл булды.

18
апрель, 2012 ел
чәршәмбе
 

2012 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы телләре турында законнарны гамәлгә ашыру советы утырышы булды.  Анда Россия регионнарында яшәүче татарларның белем алуга ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә Татарстан Республикасы вәкиллекләренең роле турында Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары И.Мингалиев чыгыш ясады.


17
апрель, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов "КНИАТ" ААҖтә булды. Республика башлыгы компания казанышлары белән танышты һәм технопаркны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Президент игътибарына «ИТЦ-КНИАТ» резидентлары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Хәзерге вакытта технопаркта 73 резидент теркәлгән. Резидент-компанияләрнең акча әйләнеше 2011 елда 700 млн. сум тәшкил итте, биредә барлыгы 1200 кеше эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International