Җитештерүне Лин-технологияләр кулланып яңарту

2012 елның 17 мае, пәнҗешәмбе
2012 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Ведомствоара эшче төркем утырышында икътисадның реаль секторындагы предприятиеләрдә җитештерүне Лин-технологияләр ярдәмендә реструктуризацияләргә и модернизацияләргә мөмкинлек бирә торган инвестиция программалары турындагы мәсьәлә каралды.
Утырышта сәнәгатьнең төрле тармаклары предприятиеләреннән, шул исәптән, “АЛНАС” ААҖ, “АйСиЭл-КПО ВС” ААҖ, “Зәй шикәре” ААҖ, “Васильево пыяла заводы” ЯАҖ, “Әлмәт “Радиоприбор” заводы” ААҖ, “Казан электротехника заводы” ААҖ, “Горбунов ис. КАҖБ” ААҖ кергән гаризалар каралды.
Программалар проектларын карау нәтиҗәләре буенча җитештерү тармагы предприятиеләре хезмәткәрләрен алдан өйрәнүгә җибәрү турында карар кабул ителде. Алган күнекмәләре аларга киләчәктә предприятиеләрдә “Сакчыл җитештерү” ысулларын куллануда ярдәм итәчәк. “Сакчыл җитештерү” методикасыннан файдалану Россиядә беренче тапкыр кабул ителгән шул исемдәге озак сроклы программа кысаларында гамәлгә ашырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International