Татарстан Республикасына Төркмәнстан делегациясе визиты

2012 елның 15 мае, сишәмбе
2012 елның 15 маенда Татарстан Республикасына Төркмәнстанның рәсми делегациясе визиты дәвам итә. Әлеге визит Төркмәнстан Президенты Гурбангул Бердымөхәммәтовның Россия Федерациясенә рәсми визиты кысаларында үтә. “Казан” халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов һәм башка рәсми затлар каршылады.
Төркмәнстан делегациясе Түбән Кама һәм Алабуга муниципаль районнарында урнашкан сәнәгать предприятиеләрендә булачак. Алар “ТАНЕКО” ААҖ, “Алабуга” аерым икътисадый зонасы территориясендә урнашкан предприятиеләрне караячак. Делегация әгъзалары нефть, газ сәнәгате өчен махсус техника, автофургоннар, юлларны төзекләндерү һәм карап тоту өчен махсус техника, юл-төзелеш техникасы һәм коммуналь техника күргәзмәсе белән дә танышачак.

15 майда кунаклар «КАМАЗ» ААҖ һәм “Казан вертолет заводы” ААҖ булачак.
Төркмәнстан Президентының Казанга бүген кич килүе көтелә.
Мәгълүмат өчен :
2011 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы һәм Төркмәнстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше 63,1 млн. доллар, шул исәптән экспорт – 59,7 млн. доллар, импорт – 3,4 млн. доллар тәшкил итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International