Төркмәнстан делегациясе «Казан вертолет заводы» ААҖтә булды

2012 елның 16 мае, чәршәмбе
Рәсми визит белән Татарстанга килгән Төркмәнстан делегациясе вәкилләре кичә “Казан вертолет заводы” ААҖнең җитештерү цехларын карады. Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Зарипов һәм башка рәсми затлар озатып йөрде. Делегация составында Төркмәнстанның Сәүдә һәм тышкы икътисадый багланышлар министры Баяр Абаев, Икътисад һәм үсеш министры Бәшиморат Хуҗамәммәтов һәм башкалар бар.

Предприятиедә кунакларга күпләп чыгарыла торган Ми-17В-5, сынап карау өчен җитештерелә торган “Ансат” һәм Ми-38 вертолетлары күрсәтелде.
Биредә җитештерелә торган барлык техника күпкырлы кулланылышка ия һәм транспорт, пассажирлар, vip персоннар ташу өчен, гадәттән тыш хәлләр булганда һәм коткару хезмәтләренә ярдәмгә кулланыла ала. Ми-38 “М.И. Миль исемендә Мәскәү вертолет заводы” белән берлектә эшләнә.
“Граждан билгеләнешендәге техниканы, аерым алганда Ми-17 вертолетларын сатып алу буенча уңышлы тәҗрибә Төркмәнстан белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итәр өчен киң перспективалар ача”,– дип билгеләп үтте “КВЗ” ААҖ генераль директоры Вадим Лигай.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International