ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кредитларның процентларын түләүгә киткән акчаларның бер өлешен компенсацияләүгә субсидияләр бирү буенча бәйгедә катнашуга заявкалар кабул итүне башлап җибәрә.
«Сәнәгатьне үстерү һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тәэмин итү” ярдәмчел программа кысаларында граждан сәнәгатенең приеритетлы юнәлешләре буенча яңа комплекслы инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга 2014-2016 елларда Россия кредит оешмаларында алынган кредитлар хакында сүз бара.
Кагыйдәләр Россия Федерациясе Хәкүмәтенең  2014 елның 3 гыйнварындагы  3 номерлы карары нигезендә расланган.  


10
апрель, 2015 ел
җомга
Хезмәт кешесе” Россиянең беренче  кино һәм интернет-проектлар фестивалендә безнең республикадан 9 компания катнашачак. Әлеге фестиваль 2015 елның 16-18 апрельдә Челәбедә узачак. 

9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 9-10 апрелендә Казанда икътисадый хезмәттәшлек итү буенча Россия –Венгрия Хөкүмәтара комиссиясенең утырышы узачак. Комиссиянең Россия вәкилләре -  Россия Федерациясе  авыл хуҗалыгы министры  Н.В.Федоров, Татарстан Республикасыннан  -  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек министры М.Г.Әхмәтов,  комиссиянең Венгрия вәкилләре  - Венгрия тышкы икътисадый багланышлар һәм чит эшләр министры Петер Сийярто.  


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 8-9 аперелендә Казанда Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе утырышы узачак. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнаша. 

7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" ел саен уздырыла торган республика бәйгесенә багышланган “Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды” коммерциячел булмаган оешманың попечительләр советы утырышын уздырды.

6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

   Министрның беренче урынбасары Р.Х.Кәбиров "Нәтиҗәле идарә: стратегиядән гамәлләргә" дәүләт гражданнар хезмәткәрләренең квалифиациясен арттыру программасы  курсларын үтә (2015 елның 6-8 апрелендә).


4
апрель, 2015 ел
шимбә

2015 елның 3 апрелендә министр урынбасары  А.Ш.Хөсәенов Казан шәһәре Декабристлар урамы 79 йортында урнашкан яңа форматлы  «Перекрёсток» супермаркеты ачылышында катнашты. 


3
апрель, 2015 ел
җомга
2015 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә “2015-2020 елларга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү” программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. 

2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 1 апрелендә казан дәүләт энергетика университетында «Данфосс» Дания компаниясенең фәнни-техник үзәге ачылды. 

Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия энергетика министрлыгының энергияне сак тоту һәм  энергия нәтиҗәлелеген үстерү буенча Департамент җитәкчесе Александр Митрейкин, Россиядәге «Данфосс» Дания компаниясенең генераль директоры Михаил Шапиро, Казан дәүләт энергетика униеврситеты ректоры Эдвард Әбдуллаҗанов катнашты. 

 

            2015 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында “Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы хакында фикер алыштылар.  Соңгы 7 ел эчендә Татарстанның тулаем төбәк  продукты 25,5 процентка - 1,6 трлн. сумга артты, ә тулаем төбәк продуктын җитештерүгә сарыф ителгән энергия шул ук вакыт эчендә 23,4 процентка кимегән. Моның хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов хәбәр итте. “Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту” XV халыкара симпозиумы кысаларындагы  утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алесей Песошин үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International