2015 елның 1 апрелендә “Казан Ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» XVI халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» XV халыкара симпозиумы ачылды. Аның эше 3 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президентының вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министр вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башкалар катнашты.
2015 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның GAMA («ГАМА») Төркия компаниясенең җитәкчелеге белән булган очрашуда катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан белән Төркия хезмәттәшлеге Россия -Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында актив үсә.