Татарстан делегация «Россия – Мисыр сәүдә-сәнәгать диалогы» форумында катнаша

2015 елның 26 мае, сишәмбе
 

 2015 елның 25 һәм 26 маенда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Каһирәдә (Мисыр). Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе составында Татарстан Башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов «Россия – Мисыр сәүдә-сәнәгать диалогы» форумында катнашалар.  

Россиядән әлеге форумга 70тән артык предприятие вәкилләре килде, шу исәптән, «Ростех», «Россия вертолетлары», «ОАК», «КАМАЗ», «Уралвагонзавод», «Трансмашхолдинг», «Эксар», «Тракторлар заводлары» концерны, «АвтоВАЗ», «ОСК», «РЖД", «ГАЗ», «Иркут» корпорациясе, "Внешэкономбанк, «РФПИ»,«ОМЗ», «Ренова», «Группа Синара» һәм башкалар.

25 майда Россия рәсми делегациясе составында Татарстан Республикасы делегациясенең Гарәп Республикасы Мисыр транспорт министры Хани Дахи белән очрашуы узды. Яклар алга таба перспектив хезмәттәшлек итү юнәлешләре хакында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International