ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015 елның 2-6 июнендә Мәскәүдә Россия Ритейл атнасы уздырыла. Ваклап сәүдә итү өлкәсендә эшмәкәрлек һәм дәүләт катнашында беренче тапкыр шундый масштаблы чара - Россия Ритейл атнасы үткәрелә. Әлеге чара ел саен узачак һәм монда ваклап сәүдә итү өлкәсен үстерүнең төп юнәлешләре,заманча ритейлны үстерүгә дәүләт мөнәсәбәте билгеләнәчәк, тармак мәсьәләләре хәл ителәчәк.

Россия Ритейл атнасын оештыручылары – Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россиянең иң эре ритейларны берләштерә торган Ваклап сәүдә итү компанияләре ассоциациясе.


1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
 

2015 елның 1 июнендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ еллык җыелышы узды 26 кеше составында яңа Директорлар советы сайланды.

Директорлар Советы сотавына түбәндәгеләр керде: Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ренат Сабиров, нефть сәнәгате буенча Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһаветдинов, нефть һәм нефть-газ ятмаларын эшкәртү буенча Татарстан Республикасы Президенты консультанты Ренат Мөслимов, нефть-газ комплексы мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Алмаз Галиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика компанияләре җитәкчеләре: «Связьинвестнефтехим» ААҖ дәүләт холдингы , ОАО «Татнефтехиминвест-холдинг»ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Казаньоргсинтез» ААҖ, «Алабуга» МИЗ, «Татнефтепродукт» ААҖ, «Сетевая компания» ААҖ, «Ак Барс» ААҖ банка, «Нэфис Косметикс» ААҖ, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ, «ТАНЕКО» ААҖ, "Иннополис" МИЗ, «Химград» ААҖ, «Татэнергосбыт» ААҖ, «Генерирующая компания» ААҖ.

 

         1 июньдә Казанда  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ 2014 ел нәтиҗәләрен чыгарылды.

Хисап нотыгы белән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.

2014 елда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ эшчәнлегенең  төп юнәлешләре буенча эшчәнлек дәвам итә.  Рафинат Яруллин фикеренчә, озак вакыт дәвамында холдингның директорлар Советы утырышларында импортка алмаш табу сәясәтенең кирәклеге хакында яңграган фикер,  Россиягә карата санкцияләр һәм акчаның девальвациясе шартларында үз нәтиҗәлелеген күрсәтте. Нефть, газ химиясе комплексының икътисадның башка тармаклары белән кооперациясен үстерү, республика территориясендә полимер автокомпонентлар  локализациясе буенча эшчәнлек дәвам итә., дип җиткерде ул.

 

2015 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның «Газпром межрегионгаз» ААҖ вәкилләре белән очрашуы узды.

Очрашу барышында «Газпром» ААҖ гамәлгә ашырган Россия төбәкләрен газификалаштыру программасы кысларында үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.

 

2015 елның 28 маенда Казанда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Метро Кэш энд Керри поставщиклары конференциясе узды. Конференция эшендә  «МЕТРО Кэш энд Керри Россия» компаниясе җитәкчеләре, эшчәнлекнең  төрле юнәлешләре буенча әйдәп баручы экспертлар, 50 артык поставщиклар һәм  МЕТРО потенциаль партнерлары катнашты.  


28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
  

2015 елның 29 маенда Түбән Камада Химик көненә багышланган тантаналы чаралар узачак. Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, “республиканың химия һәм нефть химиясе  предприятиеләре Татарстанның бюджетын һәм шәһәр булдыру предприятиеләре булып, республика  икътисадында  төп позицияләр формалаштыралар, инноваләр кертү өлкәсендә яхшы мисал булып торалар. 2014 елда  тармак предприятиеләре тарафыннан 292 млрд.сумлык продукция җитештерелгән һәм җиткерелгән  Бүгенге көндә 2014 елда тармак предприятиеләре 292 млрд. сумлык продукция җитештерелде. Бүгенге көндә республика 895 мең тонна полиэтилен, 213 мең тонна полипропилен, 622 мең  тонна синтетик каучук, 177 тыс. тонн югыч әйберләр, 120 мең тонна техник углерод һәм 13 млн. данәдән артык автошина, каплавычлар һәм резина камералары җитештерә.

 

Республиканың миниципаль берәмлекләренең җәмәгать туклануы предприятиеләрендә акция - Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның Милли ашсу көннәре уза. Проектның максаты –җәмәгать туклануы өлкәсендәге хезмәт күрсәтүне яхшырту, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның кулинар тардицияләрен саклап калу, төрле милләт кешеләре арасындагы дуслык һәм үзара аңлашу мөнәсәбәтләрен ныгыту.


27
май, 2015 ел
чәршәмбе
  

ENES -2015 энергия нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергияне саклау IV халыкара форумы кысаларында икенче Бөтенроссия проектлар бәйгесе уздырыла. Бәйге Россия Федерациясе энергетика министрлыгы тарафыннан халык арасында энергияне сак тотуны пропагандалау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү гадәтен халык арасында тарату максаты белән үткәрелә.

Бәйге ике этапта үткәрелә төбәк һәм федераль дәрәҗәдә. Җиңүчеләр 2015 елның ноябрендә билгеле булачак. Бәйгенең  оештыручысы- Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.

 

2015 елның 26 маенда Иннополис шәһәрендә “Оборона-сәнәгать комплексы хезмәтендә мәгълүмати технологияләр" конференциясе уздырыла. Чара 29 майга кадәр дәвам ителәчәк.

Чараны Ростех Дәүләт корпорациясе, Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан  оешиырылды.

 

2015 елның 26 маенда «КЭТЗ»АҖ укыту үзәгендә радионы яшь яратучыларның 1-нче бәйгесе узды. Бәйгедә Казан шәһәре 24 мәктәбенең, Кама Тамагы муниципаль районының  Теньков, Рудницкая мәктәпләренең  7-8 сыйныф укучылары катнашты.

Бәйгенең төп максаты  - укучыларның һөнәрләр, төрле эш хезмәтләре  турындагы мәгълүматны мәктәптә алган белемнәре белән бәйләргә ярдәм итү. Укыту үзәгенең лабораториясендә бҗйгедә катнашучы яшьләр өчен монтажник, слесарь-җыючы һәм РЭА һәм  П регулировщигы һөнәрләре презентациясе үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International