2015елның 23 маенда WorldSkills стандартлары буенча һөнәр осталыгы буенча III илкүләм чемпионатының финалы кысаларында “Эшче һөнәрләр һәм инженер белгечләр” II журналистлар премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
“Эшче һөнәрләр һәм инженер белгечләр” II журналистлар премиясе “Россия вертолетлары”, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татмедиа» массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә булдырылды.
Премиянең төп максаты - эшче, инженер һәм конструкторлык һөнәрләре имиджын үстерү һәм формалаштыру буенча журналистларның иң яхшы иҗадый эшләрен аерып алу.
Гран-при һәм 100 мең сумлык акчалата премия эшче һөнәрләр һәм инженер белгечлекләр имиджын үстерү буенча «Хезмәт кешеләре: Папилов» һәм “Хезмәт кешеләре” рубрикасындагы материаллар сериясе өчен Морская Ольгага (ТРК «Казань) бирелде. “Массакүләм мәгълүмат чараларның иң яхшы язма материалы” номинациясендә беренче урын һәм 70 меңлек акчалата премия Алия Шарафетдиновага бирелде («АиФ»), икенче урында - Ирина Демина («Татарстан Республикасы» газетасы) һәм Елена Чеснокова («Карл Фукс» журналы ). «Радио һәм телевидениенең иң яхшы материалы» номинациясендәге премияне Альбина Борһанова (ТРК «Казань») алды. Икенче урында -Тимур Бикмурзин (ТРК «Новый век»). Өч катнашучы өстәмә номинациядә 20 мең акчалата премия алды.