ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
 

17 июньдә Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы утырышында 2015-2020 елларга Татарстанның нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы каралды һәм хупланды. Чара Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Куркынычсызлык советының даими әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структураларның территориаль органнары, Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнаштылар.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов бу программаның республикада 2019 елга кадәр каралган исәбе буенча дүртенче нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы булуын искәртеп үтте. Ул 2030 елга кадәр Татарстанны социаль-икътисадый яктан үстерү стратегиясе кысаларында эшләнгән.

 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә «Данфосс» Дания компаниясе белән Татарстан Республикасының алдагы елларга  хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә «Данфосс» компаниясе җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы энергияне саклау технологияләре Үзәге, Татарстан Республикасы ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре («Татнефть» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Генерирующая компания» ААҖ, «ТГК-16» ААҖ, «Казэнерго» ААҖ) җитәкчеләре катнашты.


16
июнь, 2015 ел
сишәмбе
 

2015 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утырышында 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү стратегиясе расланды. Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексының торышы һәм үсеш перспективалары хакында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгыш ясады. Татарстан Республикасы икътисадындагы  ягулык-энергетика комплексының ролен билгеләгәндә, Равил Зарипов “бүгенге көндә комплекс предприятиеләре сәнәгать продукциясенең 50 процентын чыгара, төбәк кеременең 75 процентын һәм 60%ка якын салым керемен  тәэмин ителә. Шуңа республика өчен аның үсеш перспективаларын билгеләү мөһим булып кала”,- дип ассызыклады министр.


15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
 

2015 елның 15 июнендә года  "Зеленодольск шәһәренең А.М.Горький исемендәге заводы"нда 22100 нче проектлы чик буе сак корабын төзи башлау тантанасы булды. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе хәрби-сәнәгый комиссиясе коллегиясе рәисенең беренче урынбасары Иван Харченко һәм башкалар катнашты.

Төзи башлаган судно - 22100 нче проектның беренче серияле корабы. Россия Куркынычсызлык федераль хезмәтенең Чик буе хезмәте Яр буе сагы заказы буенча завод әлеге проектның төп корабын төзегән. "Полярная звезда" дип аталган кораб 2012 елның 30 маенда төзелә башлап, 2014 елның 21 маенда суга төшерелгән. Хәзерге вакытта кораб Балтыйк диңгезендә завод сынавын уза, 2015 елда аны заказчыга тапшырырга планлаштырыла.


11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

14 июнь  - Текстиль һәм җиңел сәнәгать  хезмәткәрләре көне!

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгатьһәм сәүдә министры  Равил Зарипов Текстиль һәм җиңел сәнәгать  хезмәткәрләре Көне белән котлый.  

"Хөрмәтле җиңел сәнәгать хезмәткәрләре! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез  - Текстиль һәм җиңел сәнәгать  хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Сезгә фидакарь хезмәт иткән өчен рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасындагы 60 артык җиңел сәнәгать предприятиеләрендә хәзерге  базар шартларында конкурентлылыкка сәләтле булган продукцияне чыгаруны тәэмин иткән 7 меңнән артык кеше хезмәт итә. Шунысы куандыра, тармак лидерлары белән беррәттән кече эшмәкәрлек тә көч җыя.

 

2015 елның 10 июнендә Татарстанга рәсми визит кысаларында Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе Казан вертолетлар заводында булды. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, "Казан вертолетлар заводы" ҖАҖ  генераль директоры Вадим Лигай һәм башкалар озата йөрде.


10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Сәнгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның Финляндия тышкы эшләр министрлыгының Россия, Көнчыгыш Европа һәм урта Азия Департаменты директоры урынбасары Веса Васара җитәкләгән Финляндиянең эшлекле даирәләр белән очрашуы узды. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашу һәм уртак эш төркеме утырышы кысаларында  икеяклы нәтиҗәле хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре билгеләнде, фикер алышу, адреслы очрашулар узды.

 

2015 елның 9 июнендә Татарстанга Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян килде. "Казань" халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов каршы алды


9
июнь, 2015 ел
сишәмбе
 

Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту буенча ENES-2015 IV халыкара форумы кысаларында, энергия нәтиҗәле тормышны пропагандалау һәм популяризацияләү максаты белән, Россиянең Энергетика министрлыгы «МедиаТЭК» (алга таба - «МедиаТЭК» бәйгесе) ягулык –энергетика комплексы компанияләре һәм төбәк администрацияләре мәгълүмат хезмәтләренең Беренче Бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары  бәйгесе үткәрә. «МедиаТЭК» бәйгесе ике этаптан: төбәк һәм федераль дәрәҗәдә уздырыла.

«МедиаТЭК» бәйгесенең федераль этабын үткәрү Нигезләмәләре белән Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының рәсми сайтында танышырга була: http://www.minenergo.gov.ru/press/min_news/2451.html

«МедиаТЭК» бәйгесенең төбәк этабын  оештыру һәм үткәрү буенча  вәкаләтле орган – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы. «МедиаТЭК» бәйгесендә катнашучы өчен заявкалар  2015 елның 10 июненнән 1 сентябренә кадәр кабул ителә.

 

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә Чехия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне координацияләү буенча уратак эш төркеме утырышы узды. Чехия Республикасы делегациясен Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиб җитәкләде.

Уртак эш төркеменең чираттагы утырышы Чехия Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан Республикасы  Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы арасындагы сәүдә-икътисадый өлкәдә хезмәттәшлек итү ниятләре буенча Меморандумны гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International