2015 елның 19 һәм 20 маенда Россия Федерациясе Кырым эшләре буенча министр урынбасары Андрей Соколов җитәкчелегендә Россия Федерациясе Кырым эшләре буенча министрлык делегациясе һәм Кырым федераль округы вәкилләре Татарстан Республикасынаэш визиты белән килде.
2015 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов рәислегендә республиканың җәмәгатьне тукландыру предприятиләренең ирекле рәвештә сертификацияләүне үтү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
2015 елның 17 һәм 18 маенда Татарстан Республикасы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Төркиягә эш визиты уза.
2015 елның 14 маенда “Алабуга” махсус икътисадый зонасында «Алабуга-Волокно» заводы ачылышы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Росатом» ДК һәм «Композит» ХК, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
2015 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Корек Груп» идарә рәисе (Иракның Курд автоном районы) Сирван Барзани белән очрашуы кысаларында Татарстанның Иракның Курд автоном районы белән хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре хакында сүз барды.
2015 елның 13 маенда Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида аммиак, метанол һәм грануллы карбомид җитештерү комплексы төзелеше проектын тормышка ашыру барышы белән танышты Ул «Аммоний» ААҖ кайбер объектлары белән танышты (елга суны әзерләү җайланмасы, реформинг, карбамид склады һәм газ-турбина җайланмасы).
2015 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Югострой" концерны президенты Йиржи Герле (Чехия Республикасы) белән очрашуы кысаларында “Алабуга” МИЗ территориясендә “Югорстрой” компаниясенең гидравлика җиһазларын җитештерү заводын ачу мәсьәләләре хакында сүз барды.
2015 елның 9 маенда Алабугада Җиңү Көнен бәйрәм иттеләр. Тантана “Без – Бөек Җиңү варислары” театральләштерелгән тамаша белән башланды. Бәйрәм чараларында катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, шәһәр ветераннары советы рәисе Рәкыйп Мөбәрәкшин котладылар.