Яр Чаллыда "Хайер" заводын ачу булып узды

2016 елның 22 апреле, җомга

2016 елның 22 апрелендә Яр Чаллының "Мастер" Кама индустриаль паркы (КИП) территориясендә суыткычлар өчен җиһазлар җитештерүче "Хайер" заводын ачу тантанасы булып узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округында Тулы Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, "Хайер" Корпорациясе президенты Лян Хайшань, Яр Чаллы мэры Наил Мәгъдиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнаштылар.

Үзенең сәламләү сүзендә Михаил Бабич, Татарстан Россия регионнары арасында әйдәп баручы субъектларның берсе, инвестиция җәлеп итү, сәнәгатьне үстерү буенча лидер булып тора, дип билгеләде.

"Бүген бөтен Россия өчен истәлекле көн: Татарстанга дөньякүләм исемле компания килде. Шәхсән Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчелеге тарафыннан бик зур эш эшләнде", - диде ул.

РФ Президентының Идел буе федераль округында Тулы Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич "Хайер" компаниясе Россиядә мөмкин кадәр суыткыч җитештерүне локальләштерергә һәм телевизорлар җыюны ачарга максат куя, дип өстәде. 

Рөстәм Миңнеханов "Хайер" компаниясе җитәкчелеген килешү йөкләмәләрен вакытында үтәүләре, төгәл һәм җитез эшләре өчен рәхмәтен белдерде.

"Бу бары тик башлангыч. Россия базарына монда җитештереләчәк заманча суыткычлар бик кирәк. Кер юу машиналары, телефоннар, су җылыткычлар - "Хайер" компаниясе җитештерә торган продукциянең ассортименты шактый һәм алар барысы да Россиядә ихтияҗлы",-диде ТР Президенты.

Татарстан "Хайер" компаниясе өчен россия базарына керүдә капка булып тора, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Безнең республика "Хайер" компаниясенә Татарстан һәм Россиядә колач җәю өчен барлык мөмкинлекләр белән ярдәм итәргә әзер, дип ышандырды ул.

"Хайер" Корпорациясе президенты Лян Хайшань Татарстан җитәкчелегенә проектны тормышка ашыруда барлык этапларда да ярдәм итүләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов, Михаил Бабич һәм Лян Хайшань яңа җитештерүне ачып җибәрделәр.

Аннан соң мөхтәрәм кунаклар яңа предприятиенең җитештерү линияләрен карадылар һәм уникаль технологик җиһазларның эшләре белән таныштылар. Әйтеп үтәргә кирәк, беренче этапта заводның егәрлеге 250 мең берәмлек суыткыч җиһазы тәшкил итә, икенче этапта- 500 мең берәмлек. Продукция Россиядә һәм якын чит илләр базарларында сатылачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International