2016 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасына Сахалин өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Вера Щербина башлыгында Сахалин өлкәсе делегациясе килде.
"Казан" Халыкара аэропортында Сахалин өлкәсе Хөкүмәте Башлыгын ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов каршылады.
Татарстанда визит программасы кысаларында Сахалин өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашулары планлаштырыла.
Делегация Татарстан Республикасының берничә министрлыгы һәм ведомстволарында, КФУ, “Химград” Технополисында, Региональ медицина фәне Үзәгендә, "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә Технопарк, "Алабуга" махсус икътисади зонасында, "Казан" Агросәнәгать паркында булачаклар.
Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган http://www.tatar-inform.ru/news/2016/04/25/501089/