2016 елның 25 апрелендә ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россиядә Латвия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илчесе Астра Курме җитәкчелегендәге Латвиянең рәсми делегациясе белән очрашуында катнашты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов, дөньяда кайбер сәяси кризис күренешләргә карамый, Татарстан һәм Латвия арасында бизнес-элемтәләрне үстерү һәм саклау мөһим, диде. Без россия-латвия мөнәсәбәтләре кысаларында үзебезнең элемтәләрне киңәйтергә әзер һәм ике якка да файдалы булган хезмәттәшлеккә ачык, дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүгенге көнгә мөмкин булган хезмәттәшлек өчен барлык юнәлешләр дә ачылып бетмәгән, бу товар әйләнешенең күләмендә чагыла. Рөстәм Миңнеханов латвия бизнесын Татарстанга чакырды һәм безнең республика россия базарына керү өчен сезнең компанияләргә старт алу мәйданчыгы булырга әзер, дип басым ясады.
ТР Президенты Татарстан Республикасындагы икътисади вәзгыятьне кыскача тасвирлады, төп үсеш нокталарына тукталды. Кече һәм урта бизнесны үстерү өчен булдырылган эшләп килүче инфраструктура хакында сөйләде. "Республикада ике махсус икътисади зона эшләп килә, анда чит ил инвесторлары өчен барлык мөһим булган шартлар да тудырылган", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Астра Курме, Латвия Россиянең әйдәп баручы регионнарының берсе булган Татарстан Республикасы белән ике якка да файдалы булган мөнәсәбәтләрне дәвам итәргә ниятле, дип ассызыклады. "Казандагы визитыбыз кысаларында без татарстан бизнесы вәкилләре белән очрашулар үткәрергә һәм киләчәктә үзара уңышлы хәрәкәт итү юлларын билгеләргә ниятлебез", - диде Астре ханым.
Латвия һәм Россия арасында икътисади элемтәләр беркайчан да өзелмәде, хәтта төрле сәяси каршылыкларга карамый, дип өстәде илче.
Җиңел сәнәгать, логистика, туризм өлкәләрендәге Латвия бизнесы вәкилләре кыскача үзләренең компанияләре турында сөйләделәр һәм Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү вариантларын тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов яңгыраган барлык тәкъдимнәрне дә игътибарга алырга йөкләмә бирде.