2016 елның 21 апрелендә "Санлы технологияләр Үзәге" АҖ Прототиплаштыру Үзәгенә (Казан шәһәре) Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков килде. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре озатып йөрделәр.
Илдар Халиков һәм аны озатып йөрүчеләр "Санлы технологияләр Үзәге" АҖ җитештерү мәйданчыкларын карадылар.
Предприятиедә прототиплаштыру һәм әйберләрне коеп эшләү, кою технологияләрен эшләү һәм инжиниринг үткәрү башкарыла. Бүген үзәкнең төп клиентлары - автомобиль төзелеше тармагында, двигатель төзелеше һәм самолетлар төзелеше тармакларында эшләүче кече һәм урта предприятиеләр.
Кунакларга 3D модельләре буенча комлы кою формалары эшләү өчен каралган 3D - сәнәгать принтеры эшен күрсәттеләр.
Кунакларда кызыксыну уяткан компьютер-томографик тикшеренүләр технологиясе булды. Үрнәкләрне тулы күләмле сканерлау ярыклар һәм бушлыклар кебек эчке кимчелекләрне тикшерергә ярдәм итә. Кирилл Колганов моның ише җиһаз Россиядә ике шәһәрдә генә бар: Казанда һәм Воронежда, дип билгеләп үтте.
Илдар Халиков, әлеге комплексның хезмәт күрсәтүе күбрәк судно төзелеше һәм авиа төзелеш предприятиеләре өчен кызыклы, чөнки сүз серияле җитештерүгә сирәк керә торган детальләрне җитештерү турында бара, дип басым ясады.
Мәгълүмат өчен
"Санлы технологияләр Үзәге" АҖ Прототиплаштыру Үзәге 2014 елның декабрь аенда оештырылган.
Аның төп эшчәнлеге булып югары токлы җитештерү буенча хезмәт комплексын күрсәтү, яңа технологияләр һәм җиһазлар кулланып катлаулы эшләнмәләрнең сертификациясен бирү, болар эшләүнең югары төгәллегенә, эшләнмәләрне җитештерү һәм эшләнешен тәмамлау, эшләнмәләрнең ресурс сыйдырышлылыгын киметү тора.