2016 елның 22 апрелендә Зәйдә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә “Казан дәүләт энергетика университеты” фән-мәгариф кластеры Координация советының күчмә утырышы булып узды.
Утырыш барышында Казан дәүләт энергетика университеты фән-мәгариф кластеры белән Siemens компаниясенең үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды, 2016-2018 елларга Түбән Кама политехника көллиятенең үсү программасы расланды. Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы энергетика кластерында WorldSkills стандартларын куллану сорауларын, шулай ук, "Татэнерго" оешмасына 85 ел тулуны билгеләп үтү кысаларында булачак чараларн хакында фикер алыштылар.
Көчәнеш астында эшләр башкару өчен белгечләр әзерләү буенча Ресурс үзәген тәкъдир итү булды.
Утырыш барышында кластер составына керүче уку йортларының республика, россия һәм халыкара конкурсларда һәм грант программаларында катнашу планнары хакында фикерләштеләр. 2016 елда максатчан кадрларны әзерләү буенча мәгълүмат каралды.
Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган http://www.tatar-inform.ru/news/2016/04/23/500966/