Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан һәм Латвия арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре каралды

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

2016 елның 25 апрелендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Россиядә Латвия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илчесе Астра Курме җитәкчелегендәге Латвия делегациясе белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан һәм Латвия арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында сүз барды.

ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасының Латвия белән ике якка да файдалы хезмәттәшлекнең үсүендә кызыксыну барлыгын җиткерде. Ул ике яклы хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләрен тасвирлады - нефть химиясе, куллану товарларын җитештерү, транспорт, логистика, туризм өлкәләрен атады.

Алберт Кәримов латвия бизнесы вәкилләре сорауларына җаваплар бирде. Латвия делегациясенең Татарстанда узган визиты татарстан-латвия мөнәсәбәтләрен киләчәктә ныгытуга ярдәм итәчәк дигән ышанычын белдерде министр.

Россиядә Латвия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илчесе Астра Курме Латвия һәм Татарстан арасында хезмәттәшлекне үстерүдә хәбәрдарлык күрсәткән, визит программасын оештырган ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. "Без кооперацион элемтәләрне үстерү өчен дөрес регион сайлаганбыз. Татарстан- Россиянең әйдәп баручы регионнарының берсе.  Бу турыда бүген булып узган очрашулар һәм инновацион индустриаль мәйданчыкларның үсү тәҗрибәсе белән танышу сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International