2016 елның 25 апрелендә Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасы Оборона министрлыгы җитәкчелеге вәкилләре белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” җитәкчелеге катнашты.
Илдар Халиков кунакларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. “Без Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксынабыз. Бу визит безнең үзара мөнәсәбәтләрне ныгытыр дип ышанам”,- диде ул.
Илдар Халиков кыскача республика икътисады турында сөйләде, бүгенге көндә Татарстан Россиянең иң зур һәм иң икътисади үсеш алган төбәкләренең берсе булуын әйтте. Без нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләренә ия, самолетлар һәм вертолетлар, җиңел һәм йөк автомобильләре, суднолар җитештерәбез, авыл хуҗалыгы, мәгълүмат технологияләре тармакларында проектларны гамәлгә ашыруда алдынгы төбәк булып торабыз, дип белдерде ул.
Шри-Ланка делегациясенең Татарстанга визиты М.Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы белән генә түгел, ә республикасының башка сәнәгать предприятиеләре белән дә хезмәттәшлек итүгә башлангыч бирер, дип өмет белдерде Илдар Халиков.
Үз чиратында, Шри-Ланка Республикасы Оборона министрлыгы вәкиле, үз илендә катлаулы чор булуын һәм бүгенге көндә булган техника паркын яңартуда кызыксынуларын белдерде.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)