Torrey Pines Investment америка компаниясе җитәкчелеге белән фармацевтика өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралды

2016 елның 22 апреле, җомга

2016 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Torrey Pines Investment (АКШ) венчур компаниясенең идарәче партнеры Николай Савчук белән очрашуында катнашты.

Очрашу барышында яклар фармацевтика һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында фикерләштеләр. Мәсәлән, америка венчур компаниясе "Татхимфармпрепараты" ААҖ белән хезмәттәшлек итүгә кызыксыну күрсәтте. Киләчәктә Torrey Pines Investment компаниясе татарстан мәйданында төрле инновацион дару чараларын уртак җитештерүне оештырырга ниятли.

Америка компаниясе җитәкчелеге яңа биотехнологик һәм агросәнәгать эшләнмәләргә инвестицияләр өчен уртак венчур фондын булдыру идеясен хәбәр итте.

Татарстан Президенты фикеренчә, әлеге инициатива яшәеше хокуклы. Бүген  авыл хуҗалыгы өлкәсендә хәл итәсе мәсьәләләр күп, дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук, очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасының фармацевтика, медицина һәм биотехнологик продукциясен тышкы базарларда беркетү мөмкинлекләрен карадылар, аерым алганда, җитештерүгә өстәмә инвестицияләр җәлеп итү хисабына.

Мәгълүмат өчен:

Torrey Pines Investment – медицина һәм биологик технологияләр өлкәсендәге инвестицияләрдә махсуслаштырылган венчур компаниясе. Хәзерге вакытта аның венчур портфелендә 16 компания бар. Аларның эшләнмәләре төрле терапия өлкәләрендә, ВИЧ авырулары, үзәк нерв системасы авырулары, онкология, вируслы инфекцияләр һәм башкаларда куллануга юнәлдерелгән. Компаниянең идарәсе астында сумма буларак 500 млн. доллар күләмендә АКШ активлары тәшкил итә.

(ТР Президентының Матбугат хезмәте мәгълүматлары файдаланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International