ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 5 октябрендә Яшел Үзәндә "Дельфин" балалар-яшүсмерләр яхт-клубы территориясендә (Горький исемендәге заводка карый) кече навигация-2016 җәй сезонын ябу тантанасы узды. Яшь диңгезчеләрне РФ Оборона министрлыгы вәкилләре, Яшел Үзән судно төзелеше заводы, “Ак Барс” Холдинг Компаниясе” АҖ, Яшел Үзән муниципаль районы, Татарстанда ВТБ 24 Банкы җитәкчелеге сәламләде.

Тантаналы чара кысаларында яхт-клуб флагын төшерү һәм яхт-клуб хезмәткәрләрен, регион һәи республика ярышларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Хезмәткәрләргә һәм яшүсмерләргә дипломнар, рәхмәт хатлары, спорт товарлары алу өчен сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Узган сезонда яшь спортчылар яхт –клуб бүләкләренә тагын 52 медаль өстәделәр (15-алтын, 24-көмеш, 13-бакыр медаль). "Дельфин" яхт-клубының 5 ел эш нәтиҗәләре буенча барлыгы 373 медаль яуланган (122-алтын, 144-көмеш, 107-бакыр медаль).

Сезон тәмамлану белән балалар укуларын дәвам итәчәкләр.        


4
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанага рәсми визиты кысаларында Казахстан Республикасы Премьер-министры Бакытҗан Сагынтаев белән очрашты. Әңгәмә барышында яклар Казахстан белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү өлкәсендә киләчәктәге адымнар турында сөйләштеләр. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр итүенчә, Казахстанда Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегенең Астанада яңа бинасын ачу тантанасы булды. Казанда исә, Казахстан Генераль консуллыгы һәм Казахстан Сәүдә вәкиллеге бүлекчәсе эшли. Шулай ук, сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында ике яклы килешү гамәлдә. 

2016 елның 4 октябрендә Казан Ратушасында Алексей Кудрин җитәкчелегендә Стратегик эшләнмәләр Үзәге оештырган «Киләчәккә карап. 10 елдан соң Россия нинди булачак?” эксперт сессиясе узды.

Эксперт сессияне оештыручыларга һәм катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан 7 регион арасында беренчеләрдән булып Россия Федерациясе Стратегиясен эшләүгә багышланган эксперт сессия үткәрү урыны итеп сайланган.

Татарстанны сайлау очраклы түгел, республика төп макроикътисади күрсәткечләр буенча Россия Федерациясенең алдынгы регионнар исемлегенә керә. Тулай төбәк продукты күләме буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында республика 6нчы урынны били, төп капиталга инвестицияләр күләме буенча – 3 урын, авыл хуҗалыгы - 4 урын, сәнәгать производствосы һәм төзелеш буенча – 5 урында, ваклап сату әйләнеше буенча – 8 урын, торак тапшыру буенча – 7 урында тора. Барлык макроикътисади күрсәткечләр буенча Татарстан Идел Буе федераль округында лидер булып тора.


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 3 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошинның Росия белән мөнәсәбәтләрне үстерү буенча Франция тышкы эшләр министрлыгы махсус вәкиле, Франция ислам Фонды җитәкчесе Жан–Пьер Шевенман белән очрашуында катнашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Яклар конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу темасына фикерләштеләр.

Регионнарның социаль үсеш программаларының А.П. Починок исемендәге бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча "Татарстанның киләчәк колледжы" проекты премиягә лаек булды.

“Татарстанның киләчәк Колледжы" проекты ЧТПЗ Төркеме һәм Татарстан Республикасы белән берлектә тормышка ашырыла, ул конкурсның "Социаль өлкәдә дәүләт-шәхси партнерлык үсеше" номинациясендә җиңүче дип табылды. Проект "Алнас" тәэмин итүгә һәм регионның башка машина төзелеше предприятиеләрен профессиональ эш һөнәрләре кадрлары белән тәэмин итүгә юнәтелгән.

2016 елның 3 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының оештыру эшләре бүлеге әйдәп баручы белгече Матвеева Татьяна Владимир кызына намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Мактау грамотасын тапшырды.  


1
октябрь, 2016 ел
шимбә

2016 елның 1 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Казанның Киров районы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

Бу мәйданчыкта Кама Тамагы, Тәтеш, Яшел Үзән, Лаеш, Буа, Биектау, Чүпрәле һәм Зәй муниципаль районнарыннан республика товар җитештерүчеләре үз продукциясен сата.

Татарстан агросәнәгать комплексы оешмалары һәм авыл хезмәтчәннәре тарафыннан ярминкәгә 3,4 млн. сумлык продукция сатуга куелган.

2016 елның 30 сентябреннән 1октябренә кадәр Яр Чаллының “КАМАЗ” Мәдәният Сараенда ел саен оештырыла торган “Наше время-Безнең заман” ТР эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең беренче зональ этабы узды.

Зональ этапта Яр Чаллы шәһәре, Менделеев, Кукмара, Әгерҗе һәм Алабуга муниципаль районнарыннан 50 оешмадан 216 яшь хезмәткәрләр катнашты.

Зональ этап җиңүчеләре дип “КАМАЗ” ГАҖ, “Аммоний” АҖ, ТР Әгерҗе муниципаль районы “Яшьләр Үзәге”, “Л.Я.Карпов исемендәге химзавод” АҖ табылды. Әлеге коллективлар Фестивальнең Суперфиналында катнашу өчен чакырылды.


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 30 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов «Радиоприбор» АҖ 75 ел тулуга багышланган  тантаналы чара барышында хезмәт коллективын предприятиенең юбилее белән котлады.

Тантаналы чарада җыелганнарга мөрәҗәгать итеп Алберт Кәримов предприятиенең Россиядә якын навигация һәм утырту радиотехник системалары һәм дәүләт танып белү авиация борт җиһазлары җитештерүче иң эре завод булуын ассызыклады. "Радиоприбор" АҖ җитештергән эшләнмәләр Россиядә җитештерелә торган барлык самолет һәм вертолет төрләренә дә куела. "Радиоприбор" АҖ системалары һәм комплекслары дөньяның күп кенә илләрендә эксплуатацияләнә. 


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 29 сентябрендә Казанның “Пирамида” комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Машина төзүчеләр Көненә багышланган тантана уза. Тантанага чакырылган хөрмәтле кунаклар арасында ТР Президенты Аппараты, Татарстан Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, федераль хакимият органнары вәкилләре һәм төбәкнең эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре бар. Ләкин бу көннең төп каһарманнары – гади эшчеләр: хезмәт династияләре әгъзалары, яшь инженерлар, көйләүчеләр, станок операторлары, слесарьлар, конструкторлар һәм әлбәттә производство ветераннары.

“Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Бүген бу залга республикабызның һәм бөтен Россиянең икътисадый иминлеген төзүчеләр җыелган. Ветераннарыбызга - аерым рәхмәт. Сез катлаулы чорда бүгенге көндә  140 меңнән артык белгеч хезмәт иткән тармакны төзедегез. Быел 8 айда эчендә  машина төзелеше тармагының 150 урта һәм эре предприятиесе 200 млрд сумлык продукция төяп озатты”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International