2016 елның 24 октябрендә Түбән Кама шәһәрендә "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Кама аръягы төбәге эшмәкәрләр белән очрашты.
Очрашуда Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләреннән 100дән артык эшмәкәр катнашты.
Әңгәмә барышында очрашуда катнашучылар Татарстан җитештерүчеләренә ярдәм итү, импортны алыштыру мәсьәләләре турында, Түбән Камада өстенлекле үсеш территориясен булдыру перспективалары, сәнәгый мәйданчыклар үсеше һәм башка актуаль темаларга фикер алыштылар.
"Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында очрашуны оештыручы булып эшкуарларның хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы Вәкаләтле Вәкил Тимур Нагуманов чыгыш ясады.
Әйтеп үтик, Алберт Кәримов икенче тапкыр "Бизнес һәм хакимият" проекты кысаларында республика бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуда катнашты.