2016 елның 26 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "КЭР-холдинг" ИК" ҖЧҖ булды.
Компания җитәкчелеге белән очрашу барышында Алберт Кәримов предприятие эшчәнлегенең перспектив юнәлешләре һәм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алышты. Ул шулай ук, компаниянең җитештерү мәйданчыклары белән танышты.
"КЭР-Холдинг" Идарәче Компаниясе" ҖЧҖ - энергетика, нефтехимия, нефть-газ тармагында, нефть эшкәртү һәм сәнәгать предприятиеләрендә проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче инжиниринг компаниясе.
1960 елда Татарстан Республикасы энергетика системасының ремонт бүлекчәсе буларак эшне башлап, 2001 елда мөстәкыйль структура булдырып бүген "КЭР-Холдинг" - проектларны тормышка ашыруның барлык этапларын үтәргә сәләтле предприятиеләр берләшмәсе (ТЭО һәм проект документларын эшләү; җиһазлар кайтарту; төзү-монтажлау комплексы һәм көйләп җибәрү эшләре; автоматлаштыру системаларын уйлап табу һәм гамәлгә кертү (АСУ ТП һәм КИПиА); модернизацияләү, комплекслы реконструкцияләү, ышанычлылыкны торгызу һәм объектларга сервислы хезмәт күрсәтү).
"КЭР-Холдинг" ИК" ҖЧҖ предприятиеләре югары квалификацияле инженер-техник персонал белән тәэмин ителгән һәм һөнәри әзерлекле эшче кадрлар белән комплектлаштырылган, аларның гомуми саны якынча 3900 кеше.
Компаниянең Гыйрак, Куба, Алжир, Болгария, Пакистан, Сирия, Монголия, Казахстан һәм Россия объектларында эш тәҗрибәсе бар.