Казанда эшче яшьләр иҗаты фестиваленең зональ этабы узды

2016 елның 22 октябре, шимбә

2016 елның 21-22 октябрендә Казанда УНИКС мәдәни - спорт комплексында ел саен үткәрелә торган "Наше время – Безнең заман" республика эшче яшьләр иҗаты телевизион ачык фестиваленең дүртенче зональ этабы узды.

Чарада 13 муниципаль районнан 47 предприятие һәм оешмадан 330 катнашучы чыгыш ясады: Казан, Арча, Апас, Яшел Үзән, Лаеш, Тәтеш, Саба, Кайбыч, Буа, Чүпрәле, Балтач, Биектау, Чистай муниципаль районнары.

Зональ этап гала-концертында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе вәкилләре, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе вәкилләре катнашты.

Зональ этапта “Татэнергосбыт” АҖ, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы-«Туполев» филиалы, «Татспиртпром» АҖ, А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, “Генерирующая компания” ҖЧҖ, “Казан вертолет заводы” ГАҖ, “Казан электротехника заводы” ГАҖ, “Апас аграр көллияте”, Казан оптико-механика заводы” АҖ командалары җиңүчеләр дип табылды.

Фестивальнең финалы 10-11 ноябрьдә “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында узачак.

Фестивальнең йомгаклау Гала-концерты 2016 елның 13 ноябренә планлаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International