ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 21 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә "ТГК Урыссу ГРЭС" ЯАҖ бетү сәбәпле хезмәткәрләргә яңа эш урыннары булдыру сораулары буенча киңәшмә үтте.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Ютазы муниципаль районы хакимияте, "Татнефть", НПФ "Пакер" ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

2016 елның 21 октябрендә "Идея" Технопаркында ТР вице-премьеры –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР фәнни-эксперт бергәлеге вәкилләре һәм кафедра мөдирләре белән очраша.

Очрашуда “Алабуга” МИЗ вәкилләре дә катнаша.

Чара кысаларында фәнни -педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесенә үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап һәм үзара мөнәсәбәтләрнең юнәлешләрен билгели алачаклар. 

Очрашу азагында “Идея” технопаркын тәкъдир итү булачак.    

Искә төшерик, ТР Президенты ярдәме белән гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр буенча ТР вузара координация советы инициативасы белән даими нигездә ТР югары уку йортлары гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр кафедра мөдирләренең республика җитәкчелеге вәкилләре белән очрашулары оештырыла.

Әлеге чаралар Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеген республикада тормышка ашырыла торган проектлар һәм социаль-икътисади үсеш программалары белән таныштыру максатыннан уздырыла. 


20
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 20 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның "Саньцзюй" (КХР) яңа экологик материаллар Пекин акционер компаниясе делегациясе белән очрашуында катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләгәнчә, «Саньцзюй» компаниясенең   нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм катализаторлар җитештерү процессларын үстерү өлкәсендә тәҗирбәсе шактый зур. Ул ассызыклаганча, әлеге тема бүгенге көндә Татарстан өчен кызыклы һәм республика хезмәттәшлек итү яклы". 


19
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 19 октябрендә Дюссельдорф шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясенең Германиягә эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Мессе Дюссельдорф» күргәзмә үзәге идарәсе рәисе Вернер Дорншайд белән очрашты.

Очрашу «Мессе Дюссельдорф» территориясендә «К- 2016» пластик һәм каучук халыкара күргәзмәсе кысаларында узды.

Искә төшерик, Татарстан делегациясе «K-Messe» Халыкара пластиклар һәм каучуклар күргәзмәсендә катнаша. Бу масштаблы чара нефть сәнәгатенең алдынгы вәкилләре игътибарын үзенә җәлеп итә.

2016 елның 19 октябрендә Дюссельдорф шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясенең Германиягә эш визиты кысаларында Төньяк Рейн – Вестфалия җирләре бизнес вәкилләре белән очрашу булып узды. Чара «К- 2016» пластик һәм каучук Халыкара күргәзмәсе кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан делегациясе  Германиягә ел саен нефть химиясе сәнәгатенең алдынгы вәкилләрен җәлеп итүче "К-2016" күргәзмәсендә катнашу өчен килде. 

Бүген Татарстан Республикасы элемтәләрне киңәйтү яклы һәм Татарстанга технологияләре, капиталлары һәм инновацион проектлары белән килүче Германия бизнесына ярдәм итәргә әзер, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, регионда Германия белән хезмәттәшлек тәҗирбәсе бик зур. 

2016 елның 19 октябрендә Дюссельдорф шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясе  Германиянең Thyssen Krupp, Wilo, SMS Group компанияләре вәкилләре белән очрашты.  

Алман компаниясе вәкилләре белән узган сөйләшүләр барышында Рөстәм Миңнеханов, алман компанияләренең Европа һәм бөтендөнья базарында югары сыйфатлы продукцияләре белән мәгълүм булуларын билгеләп үтте. Очрашуыбызга һәм үзара файдалы хезмәттәшлек вариантлары турында фикер алышу мөмкинлегенә бик шатмын, безнең төбәктә сезнең компанияләр эшчәнлеге юнәлеше белән танышлар һәм сезнең белән эшләргә әзербез, иң мөһиме – хезмәттәшлек өлкәләрен һәм конкрет адымнарны билгеләү, диде.

«Тиссен Крупп» – Германиянең иң эре сәнәгать концерннарыннан берсе, ул корыч һәм аннан төрле эшләнмәләр җитештерә, химик, нефть эшкәртүче һәм башка сәнәгать җайланмаларын проектлау һәм төзү белән шөгыльләнә. 

2016 елның 19 октябрендә видеоконференция режимында РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары-статс-секретарь Виктор Евтухов рәислегендә “Ваклап сату базарлары форматын киңәйтү һәм үстерү. Законнарда нинди үзгәрешләр ясау кирәк?” темасына багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә Россия төбәкләренең министрлыклар һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында катнашучылар ваклап сату базарларының хәзерге заман шартларындагы эшчәнлегенең проблемалы мәсьәләләре, шулай ук, ваклап сату базарларын саклап калуга кагылышлы гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертү хакында тәкъдимнәр белән чыгыш ясадылар.

Катнашучылар билгеләп үткәнчә, 30.12.2006 ел, №271-ФЗ номерлы "Россия Федерациясе Хезмәт кодексына һәм берәмләп сату базарлары турында үзгәрешләр кертү хакында" Федераль законны кабул итүгә Россиядә ваклап сату базарлары саны сизелерлек кимегән.

Мәгълүмат өчен:

2016 елның 1 октябренә Татарстан Республикасында 33 ваклап сату базары эшли: шуларның - 27 универсаль, 6 махсуслаштырылган. Базарларда гомуми сәүдә урыннары 9,4 мең берәмлек тәшкил итә. 

2016 елның 18-19 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында ТР делегациясе составында эш визиты белән Дюссельдорфта.

Эш визитының төп максаты - дөньяда химик технологияләр күргәзмәләре арасында беренче урында торган "K-2016" пластиклар һәм каучуклар   Халыкара күргәзмәсендә катнашу, ул өч елга бер тапкыр үткәрелә.

Күргәзмәдә  каучуклар һәм пластиклар өлкәсендә соңгы тикшеренүләр нәтиҗәсе, аларны җитештерүдә һәм эшкәртүдә яңа технологияләр, җитештерү алымнары һәм үсеш тенденцияләре тәкъдим ителгән.

Германиягә эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнехановның обер-бургомистр  Дюссельдорф Томас Гайзел белән әңгәмәсе планлаштырыла.

Төньяк Рейн – Вестфалия федераль җирләре эшлекле даирә вәкилләре белән  очрашу узачак. 


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 18 октябрендә Татарстан республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко һәм Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков белән очрашуларында катнашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясенең Минск шәһәренә эш сәфәре кысаларында узды.

Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко билгеләгәнчә, Беларусьта Россиянең Татарстан кебек регионы турында күптәннән беләләр һәм аның динамикалы үсешен күзәтәләр. Татарстанның икътисадтагы, сәнәгатьтәге, инвестицияләрне җәлеп итүдәге казанышлары өчен без шат, диде Александр Лукашенко, бүген сезнең төбәк - күбесе өчен үрнәк. 

Беларусь Президенты фикеренчә, Беларусь һәм Татарстанның икътисадый хезмәттәшлегенең алга таба үсешенең төп юнәлешләре сәнәгать, төзелеш һәм инновацияләр булырга тиеш. 

2016 елның 18 октябрендә РФ энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов һәм Согуд Гарәбстаны Корольлеге энергетика. сәнәгать һәм табигый ресурслар министры урынбасары Наеф Әл-Үтәйби Казанда нефть һәм газ өлкәсендә Россия-Согуд Гарәбстаны Эшче Төркеменең технологик хезмәттәшлеге буенча Төркемчәнең беренче утырышын уздырдылар.

 

Чарада Россия фәнни-тикшеренү институтлары, И.М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университеты, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге, "Роснефть", "Газпром нефть", "НОВАТЭК", "Татнефть", "Лукойл", "Газпром георесурс" нефть-газ секторы компанияләре катнашты.

 

Утырышта дөньяның нефть чыгаручы ике зур илнең нефть сәнәгатендә яңа технологияләр куллану, углеводородлар эзләү һәм табу өлкәсендә, юлара газны утилизацияләү мәсьәләләре булды.

 

Россия фәнни үзәкләре һәм компанияләре нефть-газ өлкәсендә яңа технологияләр куллану, нефть табуда интенсификация технологияләрен кертү һәм нефть бирүне күтәрү, өлгергән чыганакларның нәтиҗәлелеген арттыру, авыр табылучы казылмалар чыганагын эшләүдә инновацион технологияләр файдалануда үзләренең эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Согуд Гарәбстаны вәкилләре нефть-газ сәнәгате өлкәсендә җиһазлар җитештерүне бергәләп эшләүне оештырырга тәкъдим иттеләр.       

 

"Безнең төп максат - энергетика өлкәсендә технологик хезмәттәшлекне үстерү. Согуд Гарәбстанында һәм Россиядә уртак проектларны тормышка ашыруда Россия һәм Гарәп компанияләре өчен фундамент эшләү алда тора.

 

Эшче Төркем утырышы Россия энергетика министры Александр Новакның 22-23 октябрьгә Согуд Гарәбстанына планлаштырылган визиты кысаларында узды. Согуд Гарәбстаны энергетика, сәнәгать һәм табигый ресурслар министры Хәлид әл-Фәлих белән очрашу ике ил арасында барлык дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләрне интенсификацияләүнең тагын бер адымы булачак.  Эш сәфәре кысаларында Александр Новак Согуд Гарәбстанының эре чыганакларында булачак, нефть өлкәсендә кулланыла торган технологик карарлар белән танышачак. Министрларның уртак фәнни-тикшеренү проектлары хакында фикер алышуы көтелә. Көн тәртибендә төп пункт Россиянең ягулык-энергетика комплексына инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләсе булачак.   

 

(РФ энергетика министрлыгы Матбугат Үзәге мәгълүматлары файдаланылды)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International