Таможня хезмәткәрләре Көне белән!

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

2016 елның 25 октябре - Таможня хезмәткәрләре Көне! ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан таможнясы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый:

"Хөрмәтле Татарстан таможнясы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез һәм Россия таможня органнарының 25 еллыгы белән котлыйм.

Татарстан таможнясы икътисадый куркынычсызлыгын ныгытуга, илнең милли мәнфәгатьләрен яклауга лаеклы өлешен кертә.

Бүген Татарстан таможнясы - заманча, алдынгы технологияләр, формалар һәм методлар кулланып  үсүче структура.

Хезмәткәрләрнең тәҗрибәсе һәм компетентлы, куелган бурычларга җаваплы карауларыннан дәүләт бюджетын тулыландыруның тотрыклылыгы, уңайлы эшмәкәрлек климатын формалаштыру, республика һәм ил икътисадын ныгыту, Татарстан һәм чит ил партнерларының сәүдә һәм эшлекле элемтәләрне киңәйтү тора.  

Ышанам ки, сез киләчәктә дә җаваплы дәүләт бурычларын нәтиҗәле хәл итәргә, таможня эше өлкәсендә законнарны үтәүне тәэмин итәргә һәрвакыт әзер.

Сезгә сәламәтлек, иминлек, Татарстан һәм Россия файдасына хезмәтегездә уңышлар телим.

Алберт Кәримов котлавы "Республика Татарстан" №156 (28150) газетасында басылып чыкты: http://rt-online.ru/na-strazhe-natsionalnyh-interesov/,24.10.2016

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International