ТР сәнәгать һәм сәүдә министры югары төгәллекле басым датчиклары яңа җитештерү линиясен эшләтеп җибәрүдә катнашты

2016 елның 22 октябре, шимбә

2016 елның 21 октябрендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “ГКС” компаниясенең нефть-газ-химия предприятиеләре өчен “КМ35” маркалы югары төгәллекле басым датчикларының яңа җитештерү линиясен эшләтеп җибәрүдә катнашты.

Чарада “Сименс” компаниясенең өзлексез җитештерүне автоматлаштыру юнәлеше коммерция директоры Гюнтер Хаак, “ГКС” фәнни-җитештерү предприятиесе җитәкчелеге, Россия һәм ТР нефтегазохимия комплексы предприятиеләре вәкилләре катнашты.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе җитештерү мәйданчыгы һәм КМ35 басым датчикларын җыю барышы белән танышты.  

“ГКС” компаниясе җитәкчелеге компаниянең Татарстанда Сименс компаниясенең иң эре партнеры булуларын әйтеп үттеләр. Компания импортны алыштыру программасы кысаларында контроль-үлчәү приборлары линейкасын булдыру буенча эш башлауларын хәбәр итте.

Беренче адым - Сименс фирмасы лицензиясе буенча КМ35 югары төгәллекле басым датчикларын җыю. Проектның максаты – үз ватаныбызда контроль-үлчәү приборларын җитештерүне үстерү. Проектның гомуми бәясе – 3,0 млн.евро. Проектның куәте – елына 5000 данә КМ35 басым датчиклары.

Мәгълүмат  өчен:

“ГКС” фәнни-җитештерү предприятиесе – нефть һәм газ, нефть һәм химия, нефть эшкәртүче тармак предприятиеләре өчен метрологик тәэмин итү һәм хисап системасын эшләүче, сәнәгый автоматлаштыру өлкәсендә инжиниринг эшләр комплексын башкаручы  уңышлы инжиниринг компания.

Предприятие “Идея” технопаркы нигезендә 2006 елда оештырылган. Хәзерге вакытта компаниянең заманча материаль-техник базасы бар. Җитештерү куәтләре Казанда һәм Бөгелмәдә урнашкан.

“ГКС” фәнни-җитештерү предприятиесе “Газпром”, “Транснефть», “Лукойл”, “Татнефть”, “ТАИФ” һәм башка чит ил, Россия һәм Татарстанның нефтегазохимия комплексы компанияләренең эшлекле партнерларының берсе.   

Компания тарафыннан төрле дәрәҗәдәге 280 артык проект тормышка ашырылган, эш географиясе –БДБ илләре һәм РФ регионнары.

Мәгълүмат “РИА Новости” МА сайтында урнаштырылган: https://ria.ru/economy/20161025/1479976966.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International