2016 елның 26 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов «Данафлекс» компанияләре төркеменең җитәкчелеген һәм хезмәт коллективын компания оешуга 15 ел тулу уңаеннан котлады.
Тантаналы чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры "Данафлекс" компаниясе төркеме - Европада иң эре җитештерүчеләрнең берсе, компания югары технологияле тасма һәм сыгылмалы тартмалар җитештерүнең тулы циклын башкара, дип ассызыклады. Бүген Россия базарында компаниянең өлеше 11 % артык тәшкил итә.
Ул билгеләп үткәнчә, компания эре җәмәгать трансмилли компанияләр белән нәтиҗәле эшли: PepsiCo, Nestle, The Kraft Heinz Company, Mars, Unilever, Dirol, Wregley, Hochland һәм башкалар.
Алберт Кәримов предприятиенең иң яхшы хезмәткәрләренә Хөкүмәт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды.
Мәгълүмат өчен:
"Данафлекс" Дәүләт Корпорациясе 3 компаниядән тора: "Данафлекс" ЯАҖ, "Данафлекс-Нано" ҖЧҖ, "Данафлекс-Алабуга" ҖЧҖ.
"Данафлекс" компаниясе азык-төлек сәнәгатенең төрле тармаклары өчен төрү җайланмаларының киң спектрын тәкъдим итә: май, кондитер, бакалея, сөт, снэк, шулай ук, азык-төлекне һәм эчемлекләрне суыткычта катыру өчен төрү материаллары.
Шулай ук, компания азык-төлек булмаган продуктларны төрү өчен материаллар да тәкъдим итә: көнкүреш химия чаралары, шәхси гигиена, саклаучы пленка һәм хайваннар өчен товарлар.
"Данафлекс" Дәүләт Корпорациясе продукциясе БДБ илләренә һәм Европага (Италия, Алмания, Чехия) сатыла. "Данафлекс" компаниясенең стратегик партнерлары арасында - Түбән Новгород май комбинаты, "Эфко", "Нәфис-Групп", "Русагро", "Главпродукт", "Эссен продакшн АГ", "Май", "Славянка", "Мистраль", "Акконд", "Мириталь", "Инмарко", Алексеевск сөтконсерва комбинаты, "Конти", "Рузик", "Кояш продуктлары", "КДВ Групп", "Баян Сулу", EurasianFoodsCorporation.
Сыгылмалы төрү тартмалары җитештергәндә Россиядә җитештерелгән полиэтилен һәм полипропилен кулланыла ("Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ, "Казаноргсинтез" ГАҖ һ. б.).