Алберт Кәримов Татарстан фәнни берләшмәсе белән сәнәгать үсеше планнары турында фикер алышу өчен очрашты

2016 елның 21 октябре, җомга

2016 елның 21 октябрендә "Идея" Технопаркында беренче тапкыр ТР вице-премьеры –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов белән ТР кафедра мөдирләре һәм фәнни-эксперт бергәлеге вәкилләре очрашты.

“Бизнес, фән һәм хакимият - өч эре институт үзара хәрәкәттә торган очракта илләр, регионнар, икътисад нәтиҗәле рәвештә үсә ала. Татарстан әлеге концепцияне күздә тотып безнең хакимият органнары, эксперт берләшмәләр, һәм сәнәгать Стратегия -2030 кысаларында хәрәкәт итүләре өчен системалы рәвештә эш алып бара. Бүгенге очрашу –  экспертлар белән сәгать телен тикшерү һәм бертөрле фикерләү өчен үзенә бер кечкенә генә инструмент. Моннан безнең студентларыбызның дөньяны күзаалавы, яшьләрнең фикере тора, ә алар киләчәктә безнең проектлар өстендә, завод һәм предприятиеләрдә хезмәт итәчәкләр. Безнең өчен үзара аңлашуны, бер телдә сөйләшүне тәэмин итү хәзер бик мөһим”, - дип билгеләп үтте Алберт Кәримов “Татар –информ” МА корреспонденты белән әңгәмәсендә.

Искә төшерик, ТР Президенты ярдәме белән гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр буенча ТР вузара координация советы инициативасы белән даими нигездә ТР югары уку йортлары гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр кафедра мөдирләренең республика җитәкчелеге вәкилләре белән очрашулары оештырыла.

Бүген очрашу вакытында фәнни-педагогик берләшмә вәкилләренә Татарстанның сәнәгый мөмкинлекләре тәкъдир ителде, “Алабуга” МИЗ һәм “Идея” технопаркы хәзерге торышы хакында сөйләнде. Докладлар белән ТР вице-премьеры –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, “Идея” технопаркы ЯАҖ генераль директоры Сергей Юшко, “Алабуга” МИЗ корпоратив сораулар буенча департамент директоры Михаил Миронов чыгыш ясадылар.

Һәрбер чыгыштан соң  фәнни җәмәгатьчелек әгъзаларына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге булды.  Аларның күбесе югары уку йортларының республика предприятиеләре белән тыгыз хезмәттәшлегенә кагылышлы һәм фәнни эзләнүләр өчен билгеләр бирү мөмкинлекләре турында барды. Барлык кызыксындырган сорауларга да тулы җаваплар бирелде.

Очрашу “Идея” технопаркының техник мөмкинлекләрен күрсәтү һәм тәкъдир итү белән тәмамланды.

“Мин беренче тапкыр мондый очрашу үткәрәм. Безнең аралашу файдалы булыр дип өметләнәм. Бу бары тик  лекция уку гына түгел. Бу ике яклы хәрәкәтле юл. Бүгенге көндә фәнни берләшмәләрнең, кафедра мөдирләренең, укытучыларның авырткан җирләрен белү миңа да кызыклы. Киләчәктә аларның фикерләре, тәкъдимнәре һәм теләкләре сәнәгать өлкәсендә сәясәтне формалаштыруда һичшиксез исәпкә алыначак”, - дип йомгаклады ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов.

Мәгълүмат “Татар-информ” МА сайтында бастырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/10/21/525207/        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International