2016 елның 22 октябрендә Яр Чаллы шәһәрендә "Милли сәүдә маркасы" II Республика фестиваль-бәйгесенең зональ этабы үтте.
Чараны Татарстан "Милли сәүдә маркасы" ТР Дәүләт унитар предприятиесе, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты, ТР Чаллы шәһәре һәм "Кама аръягы" төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы оештырды.
Чараны үткәрү максаты - Татарстан җитештерүчеләренең сәүдә маркаларын алга сөрү, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, күпләп һәм ваклап сату җитештерүчеләре һәм предприятиеләре арасында эшлекле элемтәләрне үстерүгә ярдәм итү.
Чарада 30дан артык сөт, ит продукциясе, кондитер һәм икмәк ризыклары, сәнәгать товарлары җитештерүчеләр һәм хезмәтләр күрсәтүчеләр катнашты.
Яр Чаллы халкы һәм кунаклары өчен продукция һәм товарларның киң ассортименты отышлы бәядән тәкъдим ителгән иде. Ярминкәдә катнашучылар төрле азык-төлек продуктларын, кием-салым, аксессуарлар, йорт һәм бакча өчен товарлар сатып ала алдылар.