ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе композитлар буенча Беренче дөнья Чемпионаты җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды

2016 елның 29 октябре, шимбә

2016 елның 29 октябрендә Composite Battle World Cup Kazan-2016 композитлар буенча Беренче дөнья Чемпионатын ябу һәм халыкара ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.      

Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары  – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Рафис Борһанов, КНИТУ-КАИ ректоры Алберт Гыйлметдинов, Бауман исемендәге МДТУ “Яңа материаллар, композитлар һәм нанотехнологияләр” Инжиниринг фәнни-мәгариф үзәге диреторы Владимир Нелюб, Composite Battle World Cup Kazan-2016 экспертлары һәм катнашучылар, РФ һәм ТР сәнәгый предприятие һәм уку йортлары  вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.       

Тантаналы чара башланыр алдыннан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов композитлар өлкәсендәге казанышлар күргәзмәсе белән танышты, анда Н.Э.Бауман исемендәге МДТУ, Казан Милли Тикшеренү Техник Университеты-КАИ, "Татнефть" компаниясе, "КАПО-Композит", "Казан вертолет заводы", "Рускомпозит", "Технология" Обнинск фәнни-җитештерү предприятиесе, Сarbon Studio һ. б. катнашты. Алберт Кәримов матбугат вәкилләре сорауларына җавап бирде.

Беренче дөнья Чемпионатын оештыручыларга  һәм анда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан – Россиянең иң алда баручы инновацион регионнарының берсе, сәнәгатьнең  югары технологияле тармакларын үстерүдә кызыксына, дип билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, Чемпионатның максаты – яшь белгечләр һәм студентлар арасында композитлар өлкәсендә инженер һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру. "Composite Battle" төп бурычларының берсе - Казанда узачак WorldSkills Дөнья беренчелеге узганда 2019 елга WorldSkills дөнья чемпионатына композитлар компетенциясен кертү.  

Алберт Кәримов федераль этабта җиңүче Казан вертолет заводы, "Технология"  Обнинск фәнни-җитештерү предприятиесе, Санкт-Петербург политехник университеты командалары.  

Ул чараны оештыручыларга һәм төп партнерларга рәхмәтен белдерде - "ТАТНЕФТЬ", инфраструктура һәм мәгариф программалары Фонды, Н.Э.Бауман исемендәге МДТУ, А.Н.Туполев исемендәге Казан Милли Тикшеренү Техник Университеты-КАИ,  композитлар җитештерүчеләр Берлеге һәм башкалар.

Алберт Кәримов ТР Хөкүмәте исеменнән Composite Battle World Cup Kazan чемпионаты тәмамлану белән катнашучыларны һәм оештыручыларны котлады һәм халыкара этапта җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды - "ГИПАР" командасы  (А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ - 1 урын). Композитлар буенча дөнья Чемпионаты призерлары - "Композиты России" командасы (Бауман исемендәге МДТУ - 2 урын) һәм "Технополис" командасы ("Нанотехнология композитлар  үзәге" - 3 урын).

Чемпионат ябылу тантанасы һәм җиңүчеләрне бүләкләү турында мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында басылды: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/10/29/526188/,  "Девон" МА http://iadevon.ru/  урнаштырылды.

"Российская газета" сайтында: https://rg.ru/2016/10/31/reg-pfo/rossijskie-komandy-pobedili-na-composite-battle-world-cup-kazan-2016.html 

Композитлар буенча дөнья Чемпионаты ябылу тантанасы турында Россия 24 телеканалында репортаж (Вести Татарстана): http://trt-tv.ru/rossiya-24/vesti-tatarstana/rossiya-24-vesti-tatarstana-29-10-16/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International