2016 елның 26 октябрендә Казанда композицион материаллар буенча Composite Battle World Cup Kazan-2016 Беренче дөнья Чемпионатының федераль этабын тантаналы ачу узды.
Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Н.Э.Бауман исемендәге МДТУ "Яңа материаллар, композитлар һәм нанотехнологияләр" ХМҮ директоры Владимир Нелюб, КНИТУ-КАИ ректоры Алберт Гыйльметдинов, Composite Battle World Cup Kazan-2016 катнашучылар һәм жюри әгъзалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Композицион материаллар буенча дөнья Чемпионатында катнашучыларга һәм оештыручыларга мөрәҗәгать итеп, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов бу вакыйга Татарстан статусын инновацион, югары технологияле сәнәгать тармаклары үсешенә максат куйган регион буларак ассызыклый, дип билгеләп үтте. Алберт Кәримов сүзләренчә, чемпионатның төп максаты-композитлар өлкәсендә яшь белгечләр һәм студентлар арасында инженер һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру. "Composite Battle" төп бурычларының берсе - Казанда WorldSkills Дөнья беренчелеге узганда 2019 елга WorldSkills-2019 дөнья Чемпионатына композит компетенциясен кертү булып тора.
Ул хәбәр иткәнчә, федераль этапта катнашучылар вертолет конструкцияләре элементын ясауда көч сынашачаклар. Федераль этап кысаларында "Composite Battle Beginner" чемпионаты уздырылачак, анда 5 яңа команда катнашачак. Федераль этапта җиңүчеләр халыкара этабка чыгачаклар. Композитлар Дөнья Чемпионатында композит тармагының 20 дән артык эксперты катнашачак.
Алберт Кәримов CompositeBattle оештыручыларга - Н.Э.Бауман исемендәге МДТУ, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ, композитлар җитештерүчеләр Берлеге, "ТАТНЕФТЬ", "Казан Вертолет Заводы" һ. б. күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде. Ул чемпионатта катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.
Исегезгә төшерәбез, композитлар буенча дөнья Чемпионаты Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә 2016 елның 26-29 октябрь көннәрендә уза. Composite Battle оештыручылар: Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Н.Э. Бауман исемендәге МДТУ, М.В. Ломоносов исемендәге МДУ, А. Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ, Мәскәү композит кластеры, композит җитештерүчеләр Берлеге.
Ярышлар ике этапта – федераль һәм халыкара этапта уза. Composite Battle беренче этабы WorldSkills стандартлары нигезендә агымдагы елның 26-28 октябрендә узачак. Халыкара этабка Composite Battle Чемпионатының федераль этабындагы иң яхшы командалар узачак. Халыкара этапта Белоруссия, Казахстан, Кытай, Һиндстан, Германия, Мьянма, Италия командалары катнашачак. Composite Battle World Cup Kazan-2016 Финалы 2016 елның 29 октябрендә "Ак Барс" көрәш Сараенда узачак. Финал этапта технология конкурсында катнашучылар квадрокоптер корпусын ясаячак. Шулай ук, халыкара этап программасында Junior Composite Battle – 2016 яшүсмерләр конкурсы узачак.
29 октябрьдә Composite Battle World Cup Kazan-2016 дөнья Чемпионаты программасы кысаларында Халыкара конференция узачак. Композитлар өлкәсендә алдынгы казанышлар Халыкара күргәзмәсе оештырылачак. Чемпионат мәйданчыгында теләүчеләр өчен мастер-класслар узачак. Composite Battle World Cup Kazan-2016 дөнья Чемпионатының барлык мәйданчыкларына керү ирекле.
Казанда композитлар буенча дөнья Чемпионаты турында мәгълүмат "Интерфакс" МА сайтында басылып чыкты: http://www.interfax-russia.ru/Moscow/main.asp?id=776709&p=2