Казанда Бөекбритания Берләшкән Корольлеге һәм Төньяк Ирландия делегациясе катнашында бизнес-форум узды

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

2016 елның 1 ноябрендә Казанда “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Бөекбритания Берләшкән Корольлеге һәм Төньяк Ирландия делегациясе катнашында бизнес-форум узды.

Форумда катнашучылар алдында Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалын ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев тәкъдир итте. Ул, Татарстанның икътисади нигезен сәнәгать җитештерүе тәшкил итә, диде. Социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре буенча Татарстан Россиянең лидер төбәкләре унлыгына керә. Россия Федерациясе икътисадында Татарстан сәнәгый җитештерү һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча 5 урынны, авыл хуҗалыгы буенча 2 урынны алып тора.

Татарстан Республикасының инвестицион һәм туристик потенциалын форумда ТР инвестицион үсеш Агентлыгы һәм ТР туризм буенча Дәүләт комитеты җитәкчелеге вәкилләре тәкъдим итте.

Татарстан территориясендә бизнес алып бару тәҗрибәсе белән чит ил компанияләре вәкилләре уртаклашты.

Форум кысаларында Татарстан һәм Британия эшлекле даирәләренең адреслы  очрашулары булып узды.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International