Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен бирү Советы утырышы узды

2016 елның 28 октябре, җомга

2016 елның 27 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен бирү Советы утырышы узды.

 

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов ассызыклаганча, бу премия ел саен бәйге нигезендә продукция һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты өлкәсендә, сыйфат белән идарә итүнең югары нәтиҗәле ысулларын гамәлгә кертүдә нәтиҗәле казанышларга ирешкән предприятиеләргә һәм оешмаларга тапшырыла.

 

Алберт Кәримов бәйгедә катнашу өчен 2016 елда Россия регионнарын кертеп 69 оешма катнашырга теләк белдерүен әйтте. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Тукай районы предприятиеләре һәм оешмалары аеруча активлык күрсәткән.

 

Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен алу республика конкурсын үткәрү кысаларында "2016 елның Сыйфат буенча Татарстан Республикасының иң Яхшы менеджеры" һәм "Сыйфат сорауларын карауга багышланган ТР югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары арасында иң Яхшы фәнни-тикшеренү эше" конкурслары уздырылды.

 

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган Совет утырышы барышында сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен алу конкурсы дипломантлары һәм "конкурс лауреаты" исемен тапшыру өчен тәкъдим ителгән предприятие һәм оешмалар исемлеге каралды.

 

Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган: http://rt-online.ru/v-minpromtorge-rt-sostoyalos-zasedanie-soveta-poprisuzhdeniyu-premij-za-kachestvo/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International