2016 елның 27 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиковның “Schneider Electric” компаниясе делегациясе белән очрашуында катнашты.
Илдар Халиков билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы һәм “Schneider Electric” компаниясе хезмәттәшлеге берничә елдан бирле дәвам итә. Компаниянең Казанда үз офисы бар. “Казань Электрощит”, “Татэк” кебек җирле партнерлар белән берлектә түбән вольтлы җиһазлар җитештерү үстерелә. Татарстан территориясендә “Schneider Electric” берничә эре проектта, аерым алганда, Казан вертолет заводының җитештерү куәтләрен үзгәртеп кору эшләрендә катнаша.
Мәгариф өлкәсендә дә үзара мөнәсәбәтләр актив үсә. Казан дәүләт энергетика университеты, илнең әйдәп баручы югары уку йортларының берсе буларак, Татарстан Республикасында “Шнейдер Электрик” компаниясенең төп университет-партнеры булып тора.
Россия һәм БДБ илләрендә "Schneider Electric" АҖ президенты Йохан Вандерплаетсе ассызыклаганча, компания хезмәттәшлекне үстерү өчен Татарстанны Россиянең әһәмиятле төбәге буларак күзаллый. Ул хәбәр иткәнчә, "Schneider Electric" илнең 20дән артык әйдәп баручы югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә һәм алар арасында аерым урынны Казан дәүләт энергетика университеты били.
Аннары Илдар Халиков катнашында “Schneider Electric” компаниясе белән Казан дәүләт энергетика университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Хезмәттәшлек пунктларының берсе - “Schneider Electric” компаниясенең КДЭУ базасында World Skills International стандартларын кулланып, электротехник һәм электромонтажлау эшләрен башкару өлкәсендә махсуслашучы Electro Skills гамәли квалификацияләр уку-укыту Үзәген булдыруда катнашу. Бу үзәктә студентлар электромонтажлау осталыкларына өйрәнәчәк һәм һөнәри әзерлек узачаклар, проектлау, монтаж, ремонт һәм электротехник җиһазларга техник хезмәт күрсәтү үзенчәлекләренә өйрәнәчәклә. Шушы максатлар өчен “Schneider Electric” компаниясе Үзәкнең уку зоналарын 7 млн сумга заманча җиһазларга җыена.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)