Татарстан белән Кытай Халык Республикасы хезмәттәшлеге үсә

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

2016 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Казанда Кытай Халык Республикасының Генераль консулы вазыйфаларын башкаручы  Чэн Вэйем белән очрашу барышында Татарстан Республикасы җитәкчелеге Кытай Халык Республикасы (КХР) Казанда Кытай консуллыгын ачу турындагы карарын сәламли. Бу КХР җитәкчелегенең Татарстан Республикасы белән үзара хезмәттәшлегенә зур игътибар бирүен дәлилли, диде Илдар Халиков. Ул ассызыклаганча, Кытай Халык Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында икътисади һәм сәяси элемтәләр саны соңгы елларда сизелерлек арткан.

 

Безнең үзара файдалы хезмәттәшлек Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы җитәкчелеге арасында булган мөнәсәбәтләр яктылыгында аеруча мөһим, - дип Илдар Халиков Чэн Вэйю әфәндегә мөрәҗәгать итте һәм соңгы вакытта шактый уртак проектлар гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. Бу Татарстанда "Хайер" заводы ачылу (Яр Чаллыда көнкүреш техникасын җитештерү) һәм Кытай милли химик-инжиниринг компаниясе катнашында "Аммоний" заводы төзелеше (Менделеевскида карбамид, аммиак җитештерү).

 

Татарстан Республикасы Премьер-министр мондый хезмәттәшлекнең перспективалары югары булуына ышанычын белдерде һәм  булган бөтен потенциал әлегә файдаланылмый диде. Ул "Мәскәү-Казан" югары тизлекле магистраль төзелеше кебек проектларның барлыгын, Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге проектларда кытай инвесторлары катнашуын һәм башка уртак проектларны искә төшерде.



(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча )

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International