2016 елның 10 ноябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында АКШ эш визиты программасы кысаларында берничә инновацион компаниядә булды.
Татарстан делегациясе Саннивэйл шәһәрендә (Калифорния) Advenira Enterprises, Inc. компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Россия белгечләре төркеме тарафыннан 2010 елда Кремний үзәнендә (Кремниевая долина) оештырылган Advenira Enterprises, Inc. проект компаниясе нанокомпозит катлам төшерүне тәэмин итүче җайланмаларның төп төрләре өчен тулы хокуклы патентлар тотучысы булып тора. Компания эремәдән юка пленкалы нанокомпозит катлам төшерү технологиясенә ия. "РОСНАНО" АҖ портфель компаниясе булып тора.
Искә төшерик, агымдагы елның июлендә Казан шәһәрендә булып узган очрашу нәтиҗәсендә Татарстан һәм Advenira компаниясе арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча эшче төркем булдырылган иде. Татарстанда “Химград” ААҖ территориясендә компания завод төзүне башлап җибәрде. Компания җитәкчелеге фикеренчә, предприятие Россиядә нанокомпозит катламнар базары ихтыяҗларының шактый өлешен ябарга ниятли.
Рөстәм Миңнеханов Advenira Enterprises компаниясенә Россиядә әлеге төр катламнарны куллану буенча семинар үткәрергә тәкъдим итте.
Очрашу барышында яклар “Химград” технополисында Advenira компаниясе проектын тормышка ашыруның барышы хакында фикерләштеләр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясе Калифорниянең Кремний үзәнендә урнашкан Google – Googleplex компаниясе кампусында булдылар һәм компания җитәкчелеге белән очраштылар. Google компаниясе дөньяның 40 илендә 70тән артык офис тота. Күбрәк Googleplex буларак мәгълүм булган компаниянең штаб-квартирасы Кремний үзәнендәге Маунтин-Вью шәһәрендә. Компания вәкилләре яңа технологияләр, машинада өйрәтү һәм ясалма акыл өлкәсендә компаниянең яңа эшләнмәләре турында сөйләделәр, кече бизнес белән эшләүдә чишелешләр презентациясен уздырдылар, Google Россия компаниясе һәм Саклык банкы тарафыннан Татарстанда «Бизнес класс» белем бирү проекты барышы хакында хәбәр иттеләр.
ТР делегациясе 500 Startups компаниясе җитәкчелеге белән очрашты һәм бизнес-инкубаторның эше белән танышты. 500 Startups компаниясе танылган халыкара венчур фондларының берсе. Фонд портфеле 200 млн. доллар тәшкил итә, ул дөньяның 50 илендәге 1200 компаниядә катнаша. 500 Startups компаниясе менторлары (остазлары) моңарчы PayPal, Google, Facebook, YouTube, Yahoo, LinkedIn, Twitter, Apple һәм башка компанияләрнең топ-менеджерлары булган. 500 Startups компаниясе еллык табышны 20 % артык күрсәтә. Компаниянең штаты дөньяның 20 илендә 150 кеше тәшкил итә.
ТР делегациясе SAP компаниясенең берничә инновацион тәкъдиме белән танышты. Очрашу Пало-Альто шәһәрендә (Калифорния) компаниянең офисында үтте. Очрашу барышында SAP компаниясенең презентациясе булып узды, анда Татарстан Республикасында автомобиль төзелеше, нефть-газ комплексы өлкәсендә, акыллы шәһәрләр һәм муниципаль берәмлекләрдә цифрлы трансформация программасын бергәләп тормышка ашыру тәкъдимнәре каралды. Яклар Татарстанның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында дәвамлы хезмәттәшлекнең форматы һәм вариантлары турында сөйләштеләр.
SAP-системасы ярдәмендә интегральләшкән мәгълүмати мохитта эш тәэмин ителә һәм предприятиенең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп юнәлешләре автоматлаштырыла. Төгәлрәк әйтсәк: финанслар белән идарә итү, материаль-техник тәэминат идарәсе, сату, производствоны планлаштыру, хезмәткәрләр белән идарә итү, техник хезмәт күрсәтү һәм җиһазларны ремонтлау, милек белән идарә итү, бизнес-аналитика.
Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстанның алдынгы предприятиеләре күп еллар дәвамында SAP компаниясенең уңышлы бизнес-партнерлары булып торалар. "ТАИФ" компанияләре Төркеме һәм SAP компаниясенең нәтиҗәле хезмәттәшлеге 1999 елдан башланган. Бу еллар дәвамында SAP Төркемнең "Казаноргсинтез", "Түбән Кама нефтехим", "ТАИФ-НК", "Аверс" банкы белән нәтиҗәле эшләп килә. SAP компаниясе һәм "Татнефть" ААҖ арасында хезмәттәшлек 2001 елдан башланды.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)