Казанда «Наше время – Безнең заман» Татарстан эшче яшьләр иҗаты фестиваленең гала-концерты узачак

2016 елның 11 ноябре, җомга

2016 елның 13 ноябрендә “Пирамида” күңел ачу комплексында «Наше время – Безнең заман» ТР эшче яшьләр иҗаты фестиваленең йомгаклау гала-концерты узачак, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

«Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестивале Татарстанда 2013 елдан бирле ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, "Созвездие – Йолдызлык" иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырыла.

Фестиваль эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыруга, Татарстан предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән.

Фестивальдә катнашучылар-Татарстан предприятиеләрендә,  учреждениеләрендә һәм оешмаларының төрле тармакларында эшләүче 18-35 яшьләрдәге яшь кешеләр.

Агымдагы елның 30 сентябреннән 22 октябренә кадәр Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Казанда ел саен уздырыла торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестиваленең зональ сайлап алу этаплары уздырылды. Фестивальнең суперфиналы “Уникс” КФУ мәдәният спорт комплексында бу елның 10-11 ноябрендә үтте.

2016 елда Фестивальдә республиканың 32 муниципалитетыннан 867 кеше катнашты, алар Татарстанның 165 предприятие һәм оешмасы хезмәткәрләре.

Конкурсантлар “вокал”, “вокал ансамбле”, “хореография”, “дан минуты”  номинацияләрендә көч сынаштылар. Һәрбер сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча гала-концертлар узды. Фестивальдә катнашучылар өчен пластика, вокал, хореография, эстрада номерлары режиссурасы буенча мастер-класслар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International