ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советы утырышын үткәрде. Утырышта “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин 2016 елның гыйнвар-сентябрь айларында нефть-газ- химия комплексы эшчәнлеге йомгакларын анализлаганда ТР нефть-газ-химия комплексының җитештерү күләме, тулаем Россия буенча да, былтыргы дәрәҗәдә саклануын хәбәр итте. Быел 9 айда 834,5 млрд сумлык продукция төяп озатылган.

Республиканың нефть-газ-химия комплексы төп предприятиеләренең табышы 2 процентка үскән һәм 691 млрд сумнан артып киткән. Шул ук вакытта, ил буенча химия һәм нефть эшкәртү продуктларының төп базарларында бәяләрнең төшүе күзәтелә. Нефть суырту, химия продукциясен, резин һәм пластмасса әйберләрен җитештерү арта. Эчке һәм дөнья күләмендә бәяләр төшү сәбәпле нефть эшкәртү өлкәсендә сатудан керемнәр кими.

2016 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Интер РАО" ГАҖ Идарәсе рәисе Борис Ковальчук энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйдылар. 

Килешү Татарстан Республикасы һәм "Интер РАО" ГАҖ үзара файдалы хезмәттәшлегенең төп юнәлешләрен билгели: ТР сәнәгатен һәм энергетикасын үстерүне перспектив планлаштыру; республика территориясендә инвестицион һәм инновацион проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен карау; Татарстан Республикасы предприятиеләренең энергетика нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне сак тоту кебек мәсьәләләрне кертеп уртак эшне үз эченә ала.  

"КАМАЗ" ГАҖ һәм "НК "Роснефть" ГАҖ нефть продуктлары белән тәэмин итү өлкәсенлә партнерлык турында килешү төзеделәр. Килешү  "КАМАЗ" җитештерү егәрлекләрендә якларның майлау материалларын һәм нефть продуктларын эшләү, сынау һәм гамәлгә кертү өлкәсендә хезмәттәшлекне күздә тота. Арытаба нефть продуктларын кайтарту "Роснефть"нең махсус бүлендек җәмгыяте "РН-Майлау материаллары" ҖЧҖ  тарафыннан башкарылачак.

Яклар импортны алыштыру программасын булдыру һәм үстерү турында, сәнәгать җиһазларында майлау материалларын куллану карталарын эшләү, шулай ук, персоналны укыту һәм техник консультация бирү өлкәсендә хезмәттәшлек итү, эксперт төркемнәр һәм фәнни-техник советлар булдыру хакында килештеләр. Россиянең алдынгы йөк автомобильләре җитештерүчесе һәм эре нефть-газ компаниясенең берләшүе Россия икътисадының эффектив үсешенә ярдәм итәчәк, үз илебез җитештерүенең  конкурентлыкка сәләтлелеген арттыруга, импорт майлау материалларына бәйлелекне киметүдә булышачак.   

 

 ( «КАМАЗ» ГАҖ Матбугат хезмәте материаллары буенча)


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 8 ноябрендә  ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Exotest" франция компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

 

Франция бизнесы вәкилләрен сәламләп, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ассызыклап үткәнчә, автомобиль һәм нефть химиясе кластерлары Татарстан сәнәгате үсешен билгели һәм республика бу өлкәләрдә яңа компетенцияләр алырга омтыла.

 

Ул кыскача Татарстанны  полимер үсеше төбәге һәм Россиядә полимерлар җитештерүчеләр арасында лидер-регион буларак тасвирлады. Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан территориясендә хәзерге заман 2 нефть химиясе заводы урнашкан("Түбән Кама нефтехим" ГАҖ һәм "Казаноргсинтез" ГАҖ). Әлеге заводлар полипропилен, полиэтилен, поликарбонат, полистирол, АБС-пластик кебек төп пластикларны җитештерүчеләр булып торалар. Бүген Татарстанда 1,4 млн. тоннадан артык пластик җитештерелә, полиэтиленның 100дән артык маркасын эшләп чыгару үзләштерелгән, полистиролның 30 төрле маркасы, поликарбонатның 13 төрле маркасы, АБС-пластикның 10 төрле маркасы чыгарыла. Полимерлар эшкәртүнең алга китеп үсүе соңгы биш елның тенденциясе булып тора.


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 7 ноябрендә Казан ярминкәсе мәйданчыгында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов республиканың сыйфат һәм стандартлаштыру буенча иң яхшы инженерларына бүләкләр  тапшырды. Бүләкләрне "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсының “Сыйфатлы продукция һәм хезмәт күрсәтү үсешенә керткән зур өлешләре өчен” номинациясендә җиңүчеләр алды.  

Әйтергә кирәк, әлеге номинация бары тик узган ел барлыкка килсә дә, конкурс үзе инде 13 нче тапкыр уздырыла.

“Әлеге номинация сыйфат өлкәсендә иң яхшы метролог, стандартлаштыручы, иң яхшы сынау лабораторияләре, югары уку йортларын тәмамлаучыларның иң яхшы диплом эшләрен бүләкләүне күздә тота. Әлбәттә, безнең өчен бу бәйге һәм эш мөһим, чөнки Татарстан үз стратегиясендә глобаль көндәшлеккә сәләтле регион һәм бу көндәшлеккә сәләтлелеккә ирешүгә без һәр предприятиедә, тулаем республика кысаларында да омтылабыз, сыйфат һәм сыйфат системасы өстендә эшләүгә зур игътибар бирәбез. Стандартлаштыру системасы Татарстан Республикасында җитештерелә торган сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле продукциянең  нигезе", – дип ассызыклады Алберт Кәримов ачу тантанасында.

2016 елның 7 ноябрендә "Алабуга" махсус икътисадый зона территориясендә «АйДжиЭс Агро» һәм «Август-Алабуга» ике яңа завод төзелешен башлау тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, "Алабуга" СҖТ МИЗ" АҖ Тимур Шаһивәлиев, республика министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты. 

«АйДжиЭс Агро» ҖЧҖ компаниясенең инвестиция проекты компост җитештерү һәм шампиньоннар үстерү заводын төзүне күздә тота. Бер елда яңа комплекста  10,8 мең тонна гөмбә һәм 40 мең тонна компост материал җитештерү планлаштырыла. «АйДжиЭс Агро» ҖЧҖ компаниясе җитәкчелеге Россиянең кайбер кибет челтәрләре белән продукцияне сату турында сөйләшүләр уздырган. Яңа производствода 165 яңа эш урыны булдыру күзаллана. Инвестицияләрнең гомуми күләме 1,5 млрд. сумнан артып китә. Проект 5 елдан үзен аклар дип көтелә. Производствоны эшләтеп җибәрү 2017 елның өченче кварталына планлаштырыла. 

2016 елның 7 ноябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән «Алабуга» МИЗ Күзәтчелек советы утырышында катнашты. Утырышта «Алабуга» МИЗ 4 яңа резидент-компаниясенең проектлары расланды. Яңа проектларга инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сум тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта «Алабуга» МИЗда 51 резидент теркәлгән, 22 завод эшчәнлек алып бара. 2006 елдан бирле махсус  икътисадый зона территориясендә 5,5 меңнән артык эш урыны булдырылды. Яңа җитештерүләргә инвестицияләнгән чараларның гомуми  суммасы 103 млрд. сум тәшкил иткән.  


4
ноябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 4 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Россия 2018» республика оештыру комитетының утырышы узды.  

 

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

 

Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, Казанда 26 ноябрьдә Конфедерация Кубогы 2017 җирәбәсе узачак. Конфедерацияләр Кубогы 2017, җитди вакыйга буларак, югары дәрәҗәдә оештырылырга һәм үткәрелергә тиеш, дип ассызыклады ул. Казанда төп мәйдан итеп "Казан Арена" стадионы сайланган. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген барлык әзерлек эшләрен алдан ук билгеле синхрон режимда FIFA таләпләре нигезендә тәэмин итү мөһим.


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 2016 елның 3 ноябрендә Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы Вәкаләтле Вәкиллегендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Кытайның Гуйчжоу провинциясе эшлекле даирә вәкилләре белән очрашты.

 

Очрашу барышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов республиканың сәнәгать потенциалын тәкъдир итте. Ул республиканың нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплексларының әйдәп баручы предприятиеләрен ("Татнефть" һәм "ТАИФ", "КАМАЗ", "Форд Соллерс" уртак предприятиесе, "Казан вертолет заводы", "С. П. Горбунов исемендәге КАЗ - "Туполев" филиалы, Яшел Үзән суднолар төзү заводы, "ЕЛАЗ", "КМПО", "Казанкомпрессормаш" һ. б.) һәм алар тарафыннан тормышка ашырыла торган эре инвестицион проектларны тәкъдим итте.

2016 елның 3 ноябрендә Әлмәттә Татарстан Президенты республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән агымдагы елның 9 аенда кече нефть компанияләре (КНК) эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмә уздырды. 

 

Киңәшмәдә  Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, федераль органнарның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре, «Татнефть» компаниясе һәм Татарстан кече нефть компанияләре җитәкчеләре вәкилләре катнашты.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан нефтьчеләре тарафыннан агымдагы ел башыннан бирле 26 млн. 213 мең тонна нефть чыгарылган, үсеш темпы узган ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда 104,1 процент тәшкил иткән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International