2016 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында фармацевтика сәнәгатен үстерү мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы узды.
Утырышта "Татхимфармпрепаратлар" АҖ, “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы” АҖ, “Казан медик-инструменталь заводы” АҖ җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәләре, Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе югары белем бирүче "Казан милли тикшеренү технология университеты" фәнни һәм инжиниринг эшчәнлеге, А.Е.Арбузов исемендәге органик һәм физик химия Институты эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук, "Татарстан Медицина техникасы һәм фармациясе" ДУП даруханәләрнең эшчәнлеген оптимальләштерү буенча тәкъдимнәре каралды. Фармацевтика тармагын җайга салучы канун нормаларын кулланып көндәлек мөһим дару препаратлары Исемлегеннән дару чараларын җитештерү белән бәйле булган катлаулы мәсьәләләр турында сүз барды.
Утырыш барышында эшче төркемнең 2017 елга эшчәнлек юнәлешләре билгеләнде, шуларның иң мөһимнәре: Татарстан Республикасының фармацевтика һәм медицина сәнәгате үсеше перспективалары, фармацевтика тармагын җайга салучы канун нормаларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү, профиль предприятиеләрене һәм фәнни үзәкләрне үстерү проектларын тормышка ашыру, "Хелснет" технологик инициативасы проектларында катнашу билгеләнде.