2016 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы тегү сәнәгате предприятиеләре арасында “тегүче” белгечлеге буенча Республика һөнәри осталык бәйгесе узды.
Бәйге Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләренең Республика профсоюз Федерациясе, Казан Милли Тикшеренү Техник Университетының мода һәм дизайн, җиңел сәнәгать технологиясе Институты, технология һәм дизайн Казан көллияте ярдәме белән үткәрелде.
Бәйгенең төп максаты – эшче һөнәрләрне популярлаштыру.
Бәйге барышында катнашучылар теория һәм гамәли күнекмәләрен күрсәттеләр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Надежда Никитина ("Адонис" ААҖ), 2 урынны Людмила Данилова ("Йолдыз" ҖЧҖ), 3 урынны Инна Асхадуллина (“Кукмара тегү фабрикасы" ААҖ) яуладылар.
Бәйгедә җиңүчеләр мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.