ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2016 ел
якшәмбе

2016 елның 13 ноябрендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестивалендә җиңүче “Генерирущая компания” командасына Гран-при бүләген тапшырды. Иҗади ярышлар җиңүчеләрен һәм анда катнашучыларны сәламләп Илдар Халиков: “Бу сезнең заман, сезнең җиңү һәм казанышлар,”- дип ассызыклады.   

Тантанада Россия Федерациясе ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиясенең Җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты Рәисе Рафис Борһанов, ТР профсоюзлар Федерациясе Рәисе Татьяна Водопьянова, ТР предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе генераль директоры Алексей Пахомов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, фестивальдә катнашучылар һәм жюри әгъзалары, ТР сәнәгать предприятиеләре һәм уку йортлары вәкилләре, ТР массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.


12
ноябрь, 2016 ел
шимбә

2016 елның 11 ноябрендә Сан-Францискода (АКШ) ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Ford» компаниясе вице-президенты Стивен Биган белән очрашуында катнашты. Очрашу Америка-Россия эшлекле советы кысаларында узды.

Стивен Биганны сәламләп, ТР Президенты Татарстанга багышланган сессиядә республикага карата җиткергән сүзләре өчен рәхмәтен белдерде. Әле 2011 елда сез республикага килеп «Ford» компаниясе белән уңышлы хезмәттәшлеккә нигез салуның башында идегез, диде Рөстәм Миңнеханов. 

2016 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Америка-Россия эшлекле советының еллык конференциясе чараларында катнашты.

Конференциядә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән АРДС президенты һәм генераль директоры Дэн Рассел һәм РЕНОВА Групп директорлар Советы Рәисе, «Сколково Фаундейшн» Президенты Виктор Вексельберг мөрәҗәгать иттеләр.

«Россия икътисадының үсеш траекториясенә кайтуында инновацияләрнең роле» панель сессиясе булып узды. Утырыш барышында Россияне икътисадый уңышлылыкка җиткерүдә ярдәм итүче яңа көч була алырлык инновацияләрнең йогынтысы турында фикер алыштылар. Моннан тыш, экспертлар АКШ  администрация алышыну контекстында Россия-Америка мөнәсәбәтләренең торышы һәм перспективалары хакында фикер алыштылар, ике яклы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр торышын карадылар, аерым алганда, сәнәгатьнең төрле тармаклары инновация өлкәсендә потенциаль һәм агымдагы хезмәттәшлек мисаллары, шулай ук, Россия икътисадының глобаль конкурент сәләтлелеген күтәрүгә юнәтелгән инициативалары.


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы делегациясенең АКШ эш сәфәре кысаларында Сан-Францискода Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов   Калифорния губернаторы Джерри Браун (АКШ) белән очрашты. Очрашуда Россия Федерациясенең Америка Кушма Штатларындагы Илчесе Сергей Кисляк, Россия Федерациясенең Сан-Франциско шәһәрендәге генераль консулы Сергей Петров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты. 

2016 елның 13 ноябрендә “Пирамида” күңел ачу комплексында «Наше время – Безнең заман» ТР эшче яшьләр иҗаты фестиваленең йомгаклау гала-концерты узачак, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

«Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестивале Татарстанда 2013 елдан бирле ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, "Созвездие – Йолдызлык" иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырыла.

Фестиваль эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыруга, Татарстан предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән.

2016 елның 10 ноябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында АКШ эш визиты программасы кысаларында берничә инновацион компаниядә булды.   

Татарстан делегациясе Саннивэйл шәһәрендә (Калифорния) Advenira Enterprises, Inc. компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Россия белгечләре төркеме тарафыннан 2010 елда Кремний үзәнендә (Кремниевая долина) оештырылган  Advenira Enterprises, Inc. проект компаниясе нанокомпозит катлам төшерүне тәэмин итүче җайланмаларның төп төрләре өчен тулы хокуклы патентлар тотучысы булып тора.  Компания эремәдән юка пленкалы нанокомпозит катлам төшерү технологиясенә ия. "РОСНАНО" АҖ портфель компаниясе булып тора. 


10
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 9-11 ноябрь көннәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Америка Кушма Штатларында.

ТР Президентын озатып йөрүче делегация составында – ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар бар.

 

Агымдагы елның 9 ноябрендә Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясе Вашингтон штатының Рентон һәм Эверетт шәһәрләрендә "Боинг" компаниясе заводларында булдылар, предприятие һәм заманча җитештерү технологияләре белән таныштылар. Шулай ук, АКШ татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очраштылар.  

2016 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Иминлек Советы патронажы астында “Заманча чакыру һәм янау шартларында тереклекне тәэмин итү системасының инновацион үсеш юллары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференцияне ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Казан химия фәнни-тикшеренү институты" АҖ оештырдылар.

Конференциянең максаты - комплекслы радиацион, химик һәм биологик яклау белән бәйле булган фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен  үстерүнең яңа перспективаларын табу; тикшеренүләрнең лаборатор һәм сынау базасын оештыруда инновацион алымнарны кулланышка кертү; җитештерү практикасына перспектив фәнни эшләнмәләрне кулланышка кертү юлларын билгеләү.

“Россия Вертолетлары” холдингына кергән Казан вертолет заводы җитештергән Ми-8МТВ-1 яңа күпмаксатлы транспорт вертолеты Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Красноярск авиация-коткару үзәге карамагына тапшырылды.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиациясе карамагына бирелгән вертолет Себер региональ үзәге заказы буенча эшләнгән. Вертолет җитештерү турындагы Контракт агымдагы елның март аенда имзаланган.  

Яңа вертолет Себер федераль округы территориясендә коткару операцияләре башкару өчен барлык пилотаж-навигацион җиһазландырылган.  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Региональ бүлекчәсе Казан вертолет заводы җитештергән вертолетларны күптән куллана. 2013 елда имзаланган контракт кысаларында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  Себер региональ үзәгенең Авиация-коткару үзәгенә өстәмә рәвештә ике Ми-8МТВ-1вертолеты җибәрелгән.

2016 елның 9-13 ноябрь көннәрендә "МЕТРО" сәүдә үзәкләрендә "Казан тәэмин итүчеләре Көннәре" уза, аның кысаларында җирле җитештерүчеләрнең товарларына промо-акцияләр һәм продукцияләренә дегустацияләр оештырылган. Казан тәэмин итүчеләре Көннәрен үткәрү челтәрнең җирле тәэмин итүчеләр белән үзара партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәтелгән.   

 

10 ноябрьдә Казанның "МЕТРО Кэш энд Керри" сәүдә үзәгендә METRO Quality Award премиясе җиңүчеләрен бүләкләүнең 9-нчы тантанасы узды.


2016 елның METRO Quality Award премиясе җиңүчесе "Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты" булды. Комбинат Казандагы "МЕТРО" сәүдә үзәкләренә якынча 65 төр продукция җибәрә һәм киләчәктә дә хезмәттәшлекне киңәйтергә планлаштыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International