Казанда яңа сәүдә үзәге "ГоркиПарк" ачылды

2016 елның 3 декабре, шимбә

2016 елның 3 декабрендә Казанда "ГоркиПарк" яңа сәүдә үзәген ачу тантанасы узды. Яңа сәүдә үзәген һәм «Лента» гипермаркетын ачу тантанасында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

«ГоркиПарк»  сәүдә үзәгенең мәйданы 38000 кв. м. тәшкил итә, кибетләр саны – 80. Сәүдә үзәгенең арендалаучылары арасында: «Лента» гипермаркеты, җиһазлар һәм Hoff йорт товарлары гипермаркеты, «М.видео» көнкүреш техника һәм электроника гипермаркеты, «Балалар дөньясы» («Детский мир»)  балалар өчен товарлар гипермаркеты, “Хәзинә утравы” (Остров Сокровищ) балалар уен үзәге, «Уютерра» йорт өчен товарлар кибете, "Kari" аяк киемнәре кибете, фудкортның 4нче концепциясе, ресторан.

«ГоркиПарк» сәүдә үзәгендә ачылган «Лента» гипермаркеты Татарстан Республикасында челтәрнең дүртенче сәүдә объекты. Сәүдә челтәре Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә уңышлы эшләп килә. 2008 елдан бирле компания тарафыннан республика икътисадына якынча 2,5 млрд.сум. инвестицияләнгән. Сәүдә челтәре хәзерге вакытта төрле товар категориясен китерүче җирле 60 тәэмин итүче белән хезмәттәшлек итә. 2015 ел нәтиҗәләре буенча җирле товар җитештерүчеләрнең «Лента» гипермаркеты челтәрләрендә товар әйләнеше якынча 2 миллиард сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International