ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Париж мэры Анн Идальго ханым белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.

Очрашу Казан Кремленең Губернаторлар сарае сөйләшүләр алып бару залында узды.

Фото

Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов рәхмәт белдерде Анн Идальго ханымга Казанга килергә вакыт табуы һәм республикага карата кызыксыну белдерүе өчен рәхмәтен җиткерде. Без Россия-Франция мөнәсәбәтләре кысаларында региональара дәрәҗәдәге хезмәттәшлекне югары бәялибез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Алман компанияләре Татарстан белән тыгыз хезмәттәшлек итүдә  кызыксыналар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге белән очрашу вакытында Германия машина төзүчеләр Союзы (VDMA) вәкиле Моника Холлахер белдерде. Чарада "Алабуга" МИЗ вәкилләре дә катнашты. 

Бүген беренче "КАМАЗ" йөк автомобиле чыгарылышына 41 ел тулды.

1976 елның нәкъ 16 февралендә автомобиль заводының ул вакытта бердәнбер баш җыю конвейерыннан, бүгенге көндә инде бөтен дөньяга танылган,  беренче йөк автомобильләре чыккан. Алар Мәскәүгә КПССның чираттагы съезды делегатларына күрсәтү өчен җибәрелгән.

Заманча "КАМАЗ" автомобильләре 70нче елларда конвейердан төшкән беренче автомобильләрдән бөтенләй аерыла. Алар камилрәк, сыйфатлырак, куәтлерәк һәм ышанычлырак, шулай ук чыдамлы вә авыр күтәрүле. Аларның конструкцияләрендә дөньякүләм танылган фирмаларның иң яхшы компонентлары кулланыла. РФ Президенты Владимир Путинның автографы куелган ике миллионлы "КАМАЗ-6522" әлеге абруйлы төркемнең лаеклы әгъзасына әверелде.

Бүген Ростех дәүләт корпорациясе составында "КАМАЗ" компаниясе яңа модельләренне гамәлгә кертеп күтәрелешен дәвам итә. Яңа буын "КАМАЗ" автомобильләре техник характеристикалары белән европа аналогларыннан һич тә калышмый, шул ук вакытта, көндәшләреннән күпкә арзанрак һәм эксплуатациядә үз бәясен аз чыгымнар белән шактый тиз арада аклый. "Яңа линейка" флагманы - магистраль йөк тартучы "КАМАЗ-5490”  –Россиядә 2014 елда иң яхшы коммерция автомобиле дип табылган иде.


15
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Америка сәүдә- сәнәгать палатасының үсеш буенча директоры Егор Заостровцев җитәкчелегендәге делегация бу көннәрдә визит белән Татарстан Республикасында. Делегация составына төрле өлкәләрдә эшчәнлек алып баручы унөч оешма вәкилләре керде: McDonald’s , Lynden, Amrustrans,  Praxair , Edwar International,  Baxter,  Antal, Tulpar,  Egorov Puginsky Afanasiev & Partners , Philip Morris,  Dupont,  ANCOR Holding , Deseret International Charities , Mars LLC.

15 февральдә "Казан ярминкәсе" Күргәзмә Үзәге территориясендә Идел Буе агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы кулланучылар базары мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре һәм сәүдә челтәрләренең "Россия сыйфат системасы" Автономияле Коммерциячел булмаган Оешмасы белән хезмәттәшлек турында" сүз барды.

Утырышта "Россия сыйфат системасы" Автономияле Коммерциячел булмаган Оешмасы җитәкчесе урынбасары Мария Сапунцова, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, ТР сәүдә челтәр компанияләре вәкилләре һәм республика товар җитештерүчеләре катнашты.

Чара кысаларында Россия сыйфат системасын тәкъдир итү узды. Россия сыйфат системасы җитәкчесе урынбасары Мария Сапунцова Россия сыйфат билгесе белән югары сыйфатлы товарлар җитештерүне алга этәрүгә ярдәм итүче чаралар турында сөйләде.

2016 елның 28 ноябрендә ТР Министрлар Кабинеты һәм "Россия сыйфат системасы" Автономияле Коммерциячел булмаган Оешмасы арасында үзара хезмәттәшлек турында Килешү имзаланган иде. 


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

14 февральдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Такаеси Сайто компаниясе төркемнәренең халыкара бизнесы җитәкчесе башлыгында KITZ япон компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев,  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы Айдар Ахтареев, "Invero Advisors Co" генераль директоры Тамерлан Абдикеев, директор урынбасары, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының җитәкчесе урынбасары Фәнис Хәкимуллин һәм башкалар катнашты.

13 февральдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев Redenex компаниясе генераль директоры Ольга Исакова белән очрашты. Чарада "Иннополис" МИЗ, "Югары технологияләр өлкәсендә Технопарк "ИТ-парк", "Казан-Экспо" вәкилләре, ТР министрлык һәм ведомство хезмәткәрләре катнашты.

Очрашу барышында Халыкара конгресс һәм "IoT World Russia: Интернет аша әйберләр Халыкара Саммиты" күргәзмәсен тәкъдир итү булды. Үзенең чыгышында Ольга Исакова билгеләп үткәнчә, интернет аша кирәк-яраклар (IoT) һәм челтәрле "акыллы карарлар" эшчәнлекнең барлык өлкәләрен радикаль трансформалаштыра һәм IoT цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү төбәкләр һәм илләрнең, җитештерүнең конкурент сәләтлелеген үстерүгә китерә. Моннан тыш, Redenex генераль директоры сүзләренчә, мондый чаралар җирле предприятиеләрне санлы җитештерүнең соңгы  тенденцияләре белән таныштыруга ярдәм итүдән тыш, Татарстан Республикасы икътисадына инвестицияләр агышын булдырырга булыша.

Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге темага сөйләшүләр дәвам итәчәк. Шулай ук, бүген компания вәкилләре Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән очрашырга, "Иннополис" МИЗ танышырга ниятли. 


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 15 февралендә Идел Буе агросәнәгать форумы кысаларында ("Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге, Оренбург тракты, 8нче йорт, 1нче павильон, "Кама" залы) "Россия сыйфат системасы" оешмасы белән Татарстан Республикасының товар җитештерүчеләре һәм сәүдә челтәрләре хезмәттәшлеге турында" темасына Татарстан Республикасы кулланучылар базары мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узачак.

"КАМАЗ"да (Ростех Дәүләт корпорациясенә керә) 2016 елның җитештерү һәм финанс эшчәнлек нәтиҗәләре чыгарылды. Башлангыч мәгълүматлар буенча 127, 28 млрд. сум табышта компания 339 млн. сум күләмендә чиста керем күргән.

"Татнефть" компаниясенең белгечләре ел саен үткәрелә торган "Ел Инженеры" Бөтенроссия конкурсында лауреат исемен яуладылар. Конкурсны Россия һәм Халыкара фәнни һәм инженер иҗтимагый оешмалары союзы, А.М.Прохоров исемендәге инженер фәннәре Академиясе катнашында фәнни-техник прогресска ярдәм итү Халыкара фонды оештыра.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International