Алман машина төзүчеләр Союзы вәкиле белән очрашу

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Алман компанияләре Татарстан белән тыгыз хезмәттәшлек итүдә  кызыксыналар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге белән очрашу вакытында Германия машина төзүчеләр Союзы (VDMA) вәкиле Моника Холлахер белдерде. Чарада "Алабуга" МИЗ вәкилләре дә катнашты.

Сөйләшү барышында яклар кайбер мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Сүз "Алабуга" МИЗ территориясендә алман компанияләренең  җитештерүен локализацияләү хакында барды. Шулай ук, машина төзелеше, нефть химиясе, төзелеш һәм агросәнәгать техникасы,  туклану җиһазлары һәм төрү җайланмалары өлкәләрендә үзара файдалы хезмәттәшлек итү каралды.

Моннан тыш, очрашуда катнашучылар 2017 елның июнь аенда Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм Алман машина төзүчеләр Союзы вәкилләре катнашында бизнес-форум уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында әйдәп баручы Германия компанияләре: Сименс (элемтә, энергетика, лизинг җиһазлары); БАСФ (химия продукциясе); Бош (машина төзелеше); Краус Мафай (нефть химиясе); Линде (химия); Кнорр-Бремзе (КАМАЗ комплектлау әйберләре); Цанрадфабрик (КАМАЗ тапшырулар тартмасы); Фойт (автоматик тапшырулар тартмасы); Сария Био Индастриз (чимал эшкәртү) һәм башкалар уңышлы эшли. Моннан тыш, республика халкында Метро, Медиа-Маркт, Зельгрос һәм Вюрт алман сәүдә челтәрләре зур популярлык казанды. Ә узган елның июнь аенда "Казан-Франкфурт-на-Майне" турыдан-туры авиарейсын ачу бизнес-партнерларның багланышларын җиңеләйтергә мөмкинлек бирде.

Белешмә өчен:

Германия машина төзүчеләр Союзы (VDMA) Европада әлеге тармак сәнәгать предприятиеләрен берләштерүче иң эре оешма. Ул 1892 елда нигезләнгән  VDMA коммерцияле булмаган партнерлыктан гыйбарәт, анда якынча 400 хезмәткәр эш белән мәшгуль һәм 3000 компания аның әгъзалары булып тора.

Союз икътисадның машина төзелеше секторының барлык өлкәләрендә дә эшчәнлек алып бара, Германиядә һәм аннан читтә урта һәм кече предприятие мәнфәгатьләрен чагылдыра. VDMA штаб-фатиры Франфурт-на-Майне шәһәрендә урнашкан. Регионнардагы вәкиллекләр челтәре Германиянең сигез төрле федераль җирен һәм шулай ук, дөньяның башка башкалаларын да, мәсәлән, Берлин, Брюссель, Пекин, Шанхай, Калькутта һәм Токио шәһәрләрен колачлый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International