Кремльдә Франция башкаласында Сабантуй милли бәйрәмен үткәрү турында фикер алыштылар

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Париж мэры Анн Идальго ханым белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.

Очрашу Казан Кремленең Губернаторлар сарае сөйләшүләр алып бару залында узды.

Фото

Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов рәхмәт белдерде Анн Идальго ханымга Казанга килергә вакыт табуы һәм республикага карата кызыксыну белдерүе өчен рәхмәтен җиткерде. Без Россия-Франция мөнәсәбәтләре кысаларында региональара дәрәҗәдәге хезмәттәшлекне югары бәялибез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият" бөтендөнья оешмасы кысаларындагы хезмәтен югары бәяләвен билгеләп үтте. Җирле хакимият  –ул теләсә кайсы дәүләтнең нигезе, диде ул, сез дә шушы нигезгә үзегездән зур өлеш кертәсез.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып барган кайбер француз компанияләре белән хезмәттәшлек хакында кыскача әйтеп үтте. Ул шулай ук, Татарстанның архитектура һәм тарихи һәйкәлләре (Казан Кремле һәм Болгар шәһәрендә музей-заповедник)  ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы объектлары Исемлегенә кертелүен хәбәр итте. Моннан тыш, тагын бер объект- Зөя шәһәр-утравында Успен соборын да Исемлеккә кертү буенча эш алып барылуын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Сабантуй милли бәйрәме, шулай ук, ЮНЕСКО матди булмаган мирасы реестрына кертелүгә дәгъва итә ала.

Без Париж һәм Казан арасында хезмәттәшлек турында имзаланган килешүне  бик рәхәтләнеп каршыладык, диде Татарстан Президенты, бу бик яхшы ишарә.

Фото

 

Исегезгә төшерәбез, Париж һәм Казан арасындагы килешү озак еллар дәвамында ике яклы элемтәләр урнаштыруны, уртак предприятиләр булдыруны, мәгълүмат алмашуны, туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итүне, инвестиция эшчәнлеген, мәдәни проектларны гамәлгә ашыруны күздә тота.

Рөстәм Миңнеханов һәм Париж мэры Анн Идальго 2017 елда Парижда Сабантуй милли бәйрәмен үткәрү турында фикер алыштылар (бу хакта Казан мэры Илсур Метшин белән Анн Идальго элек узган очрашуда килешенгән иделәр). Сабантуй-2017 Франция башкаласының Марсово кырында уздыру күздә тотыла. Үткәрү көне соңрак билгеләнәчәк.

Моннан тыш, Татарстан Президенты фикеренчә, туризм, спорт, шулай ук белем өлкәләрендә элемтәләрне үстерү мөһим.

Үз чиратында, Париж мэры Анн Идальго бүгенге көндә Татарстан һәм Казанның халыкара дәрәҗәдәге спорт чараларын әзерләү һәм уздыру тәҗрибәсе кызыклы булуын белдерде.

 Безгә сезнең туризм һәм спортны үстерү стратегиясе кызыклы, диде ул, масштаблы спорт корылмалары төзелеше, сездә булып узган һәм сез әзерләнгән барлык халыкара вакыйгалар – болар барысы да бик мөһим.

Фото

Шулай ук, Париж өчен Татарстанның  халыкара чаралар үткәрү вакытында иминлекне тәэмин итү сорауларындагы тәҗрибәсе мөһим, диде Анн Идальго.

Париж, шулай ук, туризм өлкәсендә, дөньяның барлык почмакларыннан туристларны җәлеп итү, туристлар агымын арттыру өлкәсендә тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер, дип ышандырды башкала мэры. Бу юнәлештә  тыгыз эшләргә, яңа формалар эзләргә кирәк, диде ул.

Анн Идальго хәбәр итүенчә, үзара хезмәттәшлекнең тагын бер перспектив юнәлеше –мәгариф өлкәсе. Безнең яшьләр бер-берсен танысыннар, диде ул, багланышлар булдырырга, Казан һәм Париж белем бирү учреждениеләре- колледж һәм лицейлар арасында үзара элемтәләр урнаштырырга.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында туризм, спорт, бигрәк тә мәгариф өлкәсендә үзара багланышларны хуплады.

Моннан тыш, Татарстан - Россия регионы буларак төрле милләт һәм төрле конфессияләр арасында дус-тату яшәүнең җитди тәҗрибәсенә ия, дип билгеләп үтте ул. Без бу юнәлештә дә хезмәттәшлек итәргә әзер, - диде Рөстәм Миңнеханов, өстәвенә, заманча Европада мигрантлар белән кайбер чишелмәгән сораулар бар, бигрәк тә аларга яңа җәмгыятьтә җайлашу кирәк.

Татарстан Президенты Париж мэры Идальго ханымны 2017 елны җәен Конфедерация Кубогын үткәрү чорында Казанга килергә чакырды. Без сезнең өчен уңайлы булган вакытта көтәбез, - диде ул.

Анн Идальго Казанны кар астында да матур күренүен билгеләп үтте. Шул ук вакытта, Татарстан башкаласында җәй көннәрендә дә бик теләп булырга теләвен ассызыклап үтте.

ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International