ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

"Татнефть" компаниясенең "Солнечный" савыктыру лагерендә Компаниянең яшь уйлап табучылар конкурсы узды.

 ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе бу көннәрдә рәсми визит белән Берләшкән Гарәп Әмирлегендә. Гадәттәгечә, Республика башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов озатып йөри.

 

Россия Федерациясе делегациясе составына Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Президенты тышкы элемтәләр Департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Татарстан Республикасы сәүдә-икътисади вәкиле Тимур Хәйретдинов, "Ак Барс" Холдинг компаниясе АҖ генераль директоры Иван Егоров, "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзелеше заводы" генераль директоры Ренат Мистахов, "КАМАЗ" ҖАҖ генераль директоры урынбасары Сергей Афанасьев, "Л.М. Симонов исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы" АҖ Фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директоры – баш конструкторы Александр Гомзин һәм башкалар керде.


18
февраль, 2017 ел
шимбә

"Минск трактор заводы" ААҖ генераль директоры Федор Домотенко белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар алга таба әзер техника китертү өлкәсендә һәм авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү өлешендә кооперация һәм тракторларның төрле модельләре белән тәэмин итүдә хезмәттәшлек мәсьәләләрен карадылар.

 


17
февраль, 2017 ел
җомга

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин илдә агымдагы икътисади вәзгыять буенча киңәшмә үткәрде. Фикер алышуда Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров катнашты.

Үзенең чыгышында дәүләт башлыгы Россия икътисадында уңай динамика булуын һәм сәнәгать җитештерүенең үсүен билгеләп үтте. "Узган ел нәтиҗәләре –төп күрсәткечләр без көткәнгә караганда узган елдан югарырак булып чыкты, - диде Владимир Путин. Соңгы мәгълүматларга караганда тулаем эчке продуктның кимүе 0,2 процент тәшкил итте, гәрчә фаразлар буенча түбәнрәк нәтиҗә көтсәк тә сәнәгый җитештерү 1,1 процентка артты".

Ул билгеләгәнчә, үткән елда инфляция темпларын түбәнәйтү – 5,4 процент тәшкил иткән, өстәвенә, быел инфляцияне киметү тотрыклы рәвештә дәвам итә.

Бүген Казанның Үзәк стадионының футбол-җиңел атлетика манежында "Мин хезмәткә һәм оборонага әзерлекне (ГТО) сайлыйм" фестивале эшли башлады.

2017 елның 17 февралендә республиканың Яшел Үзән районы Дубровка бистәсендә урнашкан П.А.Кирпичников исемендәге химияне тирәнтен өйрәнүче сәләтле балалар Лицей-интернатының Попечительләр советы утырышы узды.

13-16 февраль көннәрендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе Төркиягә эш сәфәре кылды. Визитның максаты: текстиль һәм автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә  хезмәттәшлекне үстерү.


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан төзелеш көллияте территориясендә (Казан шәһәре, Липатов урамы, 25) Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин (WorldSkills Russia) "Яшь профессионаллар эшче һөнәрләр төбәк чемпионаты җиңүчеләре белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре дә катнашты.

Уку йортына килеп җитү белән ТР Хөкүмәте Башлыгы вазыйфаларын башкаручы ярыш мәйданчыгын карап чыкты, остаханәләр һәм компетенцияләр буенча төзелеш юнәлешен: маляр эшләр, штукатур, кирпеч кую, электромонтаж, ландшафтлы дизайн һ. б. Белән танышты.

Очрашуны ачып, Алексей Песошин Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте исеменнән эшче һөнәрләр чемпионаты призерларын сәламләде.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бишенче чакырылышының егерме бишенче утырышы узды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган затлар катнашты.

Көн тәртибенә 34 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән, 11 республика законы проекты, 17 федераль закон проекты һәм РФ субъектларының закон чыгару җыелышлары закон инициативасы.

Моннан тыш, парламент утырышында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринның 2016 елда полиция эшчәнлегенең хисап доклады һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Вәкиле Сәрия Сабурскаяның “Татарстан Республикасында 2016 елда кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен саклау турында” доклады тыңланды.

15 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә Кама сәнәгать форумы-2017 кысаларында "Энергетика менеджменты һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыруда энергосервис корал буларак" конференциясе һәм “Бюджет өлкәсендә һәм муниципаль берәмлекләрдә энергия ресурслары нәтиҗәлелеген һәм энергияне сак тотуны арттыру программаларын тормышка ашыру турында” семинар узды.  

Чаралар Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы энергияне саклау технологияләре Үзәге", Татарстан Республикасы Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты һәм "ЭКСПО-КАМА" Күргәзмә үзәге тарафыннан оештырылды һәм уздырылды.

Конференциядә һәм семинарда Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә, шулай ук, дәүләт һәм муниципаль учреждение вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International