"Татнефть" компаниясенең белгечләре ел саен үткәрелә торган "Ел Инженеры" Бөтенроссия конкурсында лауреат исемен яуладылар. Конкурсны Россия һәм Халыкара фәнни һәм инженер иҗтимагый оешмалары союзы, А.М.Прохоров исемендәге инженер фәннәре Академиясе катнашында фәнни-техник прогресска ярдәм итү Халыкара фонды оештыра.
Әлеге казанышлар белән "Татнефть" белгечләре чираттагы тапкыр үзләренең югары профессионаллыкларын, компаниянең фәнни һәм техник потенциалын расладылар.
Ел саен уздырыла торган Бөтенроссия инженерлар конкурсы хезмәт рейтингын күтәрү һәм инженерларның профессионаллыкларын, россия инженерлар корпусы элитасын барлау, яшьләр арасында инженерлар эшенә кызыксыну уяту, Россияның иң яхшы инженерларының тәҗрибәсен һәм казанышларын пропагандалау, илнең иң яхшы инженерлары исемлеген булдыру максаты белән оештырыла.
Җиңүчеләрнең исемнәре Россиянең профессиональ инженерлары Реестрына кертелә.