«Камаз» 2016 елда табышлы эшләде

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

"КАМАЗ"да (Ростех Дәүләт корпорациясенә керә) 2016 елның җитештерү һәм финанс эшчәнлек нәтиҗәләре чыгарылды. Башлангыч мәгълүматлар буенча 127, 28 млрд. сум табышта компания 339 млн. сум күләмендә чиста керем күргән.

Россия икътисадында катлаулы вәзгыять фонында "КАМАЗ" хисап чорында табышны 127, 28 млрд. сумга кадәр арттырган, 2015 ел белән чагыштырганда 31% ка күбрәк керем керткән. Компаниянең уңышлы эшчәнлеге нәтиҗәсе 2015 елдагы ике миллиард зарарга карата 339 млн. сум күләмендә чиста табыш күрүе.

2016 ел нәтиҗәләре буенча “КАМАЗ” бизнес-планны 34,3 мең йөк автомобиле сатып 2015 елга карата 21% күбрәк табыш китереп тулысынча арттырып үтәде. Шул ук вакытта, эчке базарда 28,1 мең автомобиль сатылган (2015 елга карата 25% үсеш тәшкил иткән), экспортка 6,2 мең автомобиль җибәрелгән (+6%).  Запас частьләр сату 13, 67 млрд. сумнан артык тәшкил иткән (+22 %). Диверсификацияләү продукциясен чыгару 6, 76 млрд. сумлык булып, 2015 елга карата 74% артыграк тәшкил иткән.

Россия йөк автомобильләре базарында 2016 ел нәтиҗәләре буенча “КАМАЗ”ның өлеше тулы массасы белән 14 тонн (автотехника теркәү мәгълүматлары буенча) 56% тәәшкил иткән.

Зур динамика яңа модель автомобильләре сату өлкәсендә билгеләп үтелә. 2016 елда 3,2 мең автомобиль сатылган. КАМАЗ-5490 моделен  сату югары дәрәҗәдә үсүе күренә, 2015 ел белән чагыштырганда бу магистраль йөк тартучы транспортка ихтыяҗ ике тапкыр арткан. 2016 елда заказчыларга 2,6 мең автомобиль сатуга куелган. Моннан тыш, КАМАЗ-65206 һәм КАМАЗ-65207 автомобильләрен сату көткәннән артып киткән.

2016 елда компаниядә экспортның ориентациясен үзгәртү узган. Гомуми күләмендә ерак чит илләрнең өлеше БДБ илләренең өлешеннән артып киткән. Аерым алганда, 2016 елда КАМАЗ йөк машиналары Вьетнамга һәм Кубага җибәрү арткан: әлеге илләргә 1,8 мең һәм 1 мең автомобиль сатылган.

Ел дәвамында җитештерүнең реинжиниринг программаларын гамәлгә ашыру һәм яңа модельләрне үстерү дәвам ителгән. Нәтиҗәдә, модернизацияләүгә һәм яңа технологияләр үзләштерүгә 6,8 млрд. сум тотылган ( 2015 елда +2%).

2017 елда компания үстерүгә 20 млрд. сум юнәлтергә ниятли. Төп  җитештерүгә килгәндә, агымдагы елда "КАМАЗ"да 36 мең йөк автомобиле чыгарылышы планлаштырылган.

"КАМАЗ"  Матбугат хезмәте материаллары кулланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International