13 февральдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев Redenex компаниясе генераль директоры Ольга Исакова белән очрашты. Чарада "Иннополис" МИЗ, "Югары технологияләр өлкәсендә Технопарк "ИТ-парк", "Казан-Экспо" вәкилләре, ТР министрлык һәм ведомство хезмәткәрләре катнашты.
Очрашу барышында Халыкара конгресс һәм "IoT World Russia: Интернет аша әйберләр Халыкара Саммиты" күргәзмәсен тәкъдир итү булды. Үзенең чыгышында Ольга Исакова билгеләп үткәнчә, интернет аша кирәк-яраклар (IoT) һәм челтәрле "акыллы карарлар" эшчәнлекнең барлык өлкәләрен радикаль трансформалаштыра һәм IoT цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү төбәкләр һәм илләрнең, җитештерүнең конкурент сәләтлелеген үстерүгә китерә. Моннан тыш, Redenex генераль директоры сүзләренчә, мондый чаралар җирле предприятиеләрне санлы җитештерүнең соңгы тенденцияләре белән таныштыруга ярдәм итүдән тыш, Татарстан Республикасы икътисадына инвестицияләр агышын булдырырга булыша.
Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге темага сөйләшүләр дәвам итәчәк. Шулай ук, бүген компания вәкилләре Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән очрашырга, "Иннополис" МИЗ танышырга ниятли.
Белешмә өчен:
(The Internet of Things, IoT) әйберләр Интернеты - сезне әйләндереп алган объектларны тоташтыручы компьютер челтәре. Бу интернетка тоташкан IP-телевизорлардан алып артериаль басым датчиклары кебек төрле җайланмалар.